Руслан Фәрит улы Мансуров коммуналь хуҗалык системасында хезмәт юлын 2013 елдан үзәк котельный операторы булып башласа, 2024 елның сентябреннән өлкән оператор итеп үрләтелә. Үз вазифаларына намуслы карый, эшен вакытында һәм сыйфатлы башкара. Дежур торырга килүгә үк, иң беренче чиратта, эш журналындагы язмалар белән таныша, казаннарны, насос агрегатларын, авария хәлендәге яктыртуны, сигнализацияне, газ үткәргечләрне, көйләү җайланмаларын, контроль-үлчәү һәм туклану приборларын карый һәм тикшерә.
Руслан Фәрит улы үзен уңай яктан гына күрсәтеп, вазыйфа бурычларын тайпылышсыз үзвакытында башкаручы булдыклы, тырыш хезмәткәр итеп танытты. Коллективта зур ихтирамга ия, тормыш тәрҗрибәсен теләп уртаклаша, хезмәттәшләренә киңәшләре белән даими ярдәм итә, һәм алардан билгеләнгән кагыйдәләрне, хезмәт дисциплинасын тайпылышсыз үтәүне таләп итә.
Гаиләсендә ул ышанычлы гомер юлдашы, үрнәкле әти, тормыш иптәше белән ике бала тәрбиялиләр.