Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
23 февраль 2025, 09:00

Үз һөнәре остасы

Дүртөйле юл-ремонт төзелеш идарәсенең Илеш участогы коллективын тырыш һәм хезмәт сөючән ир-егетләр берләштерә. Фәвил Гафуров Тын океан флотында Русское утравында баш хәрби корабль старшина званиесендә хезмәтен үтә. Коллективка 1997 елда килеп, биредә асфальт-бетон ясаучы булып эшли. Дисциплиналы, эшчән, үз һөнәрен оста белүче хезмәткәр вазыйфа инструкцияләрен тырышып, югары профессиональ рәвештә башкара.

Үз һөнәре остасыҮз һөнәре остасы
Үз һөнәре остасы

Уңган хезмәткәр эшкә иртәнге алтылар тирәсендә килә, өйгә төрлечә кайта - барысы да көнгә асфальт – бетон массасы чыгару планнарына бәйле. Белгеч өчен иң кызу вакыт, әлбәттә, җәй. Эш үзенчәлекле - температураны, битумны дөрес бирүне, җиһазларның төзеклеген даими күзәтергә кирәк. Иң мөһиме-асфальт-бетон катнашма әзерләү технологиясен саклап калу.

Ф.Гафуров үзлегеннән белем алуга һәм үзенең һөнәри дәрәҗәсен камилләштерүгә җитди игътибар бирә. Аңа беркетелгән җиһазлар техник яктан төзек хәлдә. Аның турыдан-туры актив катнашлыгында Югары Юлдаш авлының Чеверев һәм Дуслык, Ябалакта Октябрьнең 50 еллыгы, Түбән Яркәйдә М.Кәрим, Югары Яркәйдә Чапаев урамнары, Игмәт-Абдулла, Карабаш авыл биләмәсе территориясендә автомобиль юллары ремонтланды.

Югары профессионализмы, юл төзелеше өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен төрле елларда «Башкиравтодор» җәмгыятенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде, 2023 елда «БР транспорт төзүчеләре берлегенең республика тармак эш бирүчеләр берләшмәсенең Мактаулы хезмәткәре» дигән исем бирелде. Үз белгечлеге буенча яхшы теоретик һәм практик белемгә ия булуы, эшкә сәләтле булуы, җаваплы мөнәсәбәте белән Ф.Гафуровка предприятие хезмәткәрләре арасында лаеклы абруй һәм ихтирам яулады. Гаиләсендә бәхетле тормыш иптәше һәм әти, иптәше Вәзилә белән өч бала тәрбиялиләр.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас