Чараны Исанбай авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Камил Мостафин ачып, балыкчыларга уңышлар теләде, ир-егетләрне бәйрәм белән котлады. Шулай ук муниципаль район Советы секретаре Игорь Никифоров ярышта катнашучыларга изге теләкләрен юллап, чараны оештыручыларга һәм судьяларга Рәфис Зариповка, Фәгыйтьҗан Зариповка, Шамил Нурыевка, Таһир Хәертдиновка Исанбай авыл советы авыл биләмәсенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Шулай ук КПРФның Башкортстан төбәк бүлекчәсенең беренсе секретаре Юнир Котлыгужин катнашып, изге теләкләрен юллады.
Бәйгедә 85 балыкчы катнашты. Ярыш таләпләре буенча 45 минут эчендә иңкүп балык тотучылар финалга чыкты. Арытаба 30 минут эчендә ярыш алдынгылары билгеләнде. Шул рәвешле, ир-егетләр арасында Ильмир Таһиров (Ябалак) – беренче, Илшат Хәбиров (Югары Яркәй) – икенче, Инсаф Нурыйәхмәтов (Илеш) өченче урын яулады. Хатын-кызлар арасында Илгинә Харисова (Илеш) беренче урынга лаек булса, Гөлшат Таһирова (Ябалак) белән Айсылу Нөркәева (Яр Чаллы) икенче-өченче урынны бүлеште. “Иң җитез бораулаучы” номинациясендә Фидан Хисмәтов – беренче, Ильмир Таһиров – икенче, Римал Даутов өченче урынга лаек булды.Шулай ук Рәмил Ракыйпов - «Иң зур балык тотучы», Җәүдәт Нурыйәхмәтов (88 яшь) «Иң өлкән катнашучы» номинацияләрендә җиңүче, дип табылды.
Чарага килгән халык бу көнне төрле спорт уеннарында катнашып, көч сынашты, күңел ачты. Исанбай авылы үзешчәннәренең концерт номерлары бәйрәмгә ямь өстәде.
Бәйрәмгә килгән һәркем Рафаэль һәм Таһир Хәертдиновлар, Рүзил Шафыйков, Рәфгать Мөниров әзерләгән ухадан, Исанбай авыл советы авыл биләмәсе, Исанбай фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәрләре, Айгөл Шәкүрова, Зилия Мәрвәрова, Юлия Фәррәхова әзерләгән тәмле пылаудан, чәйдән авыз итте.
Чарада катнашучылар бәйгене оештыруда ярдәм күрсәткән барлык спонсорларга рәхмәт белдерә.
Лира ШАМИЛЕВА.