Маяк
-13 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
27 февраль , 11:00

Ватанны саклаучылар көне билгеләнде

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Бу бәйрәмнең тарихы 1918 елдан башлана. Нәкъ шул елның 23 февралендә яшь республиканың Кызыл Армиясе Псков һәм Нарва янында немец илбасарларын тар-мар итә. Датаның әһәмияте Бөек Ватан сугышы елларында тагын да көчәя. Һәр кешенең кемедер сугышта, якыннарын көтүчеләр өчен 23 февраль өмет һәм ышаныч датасы булып тора. Бүген дә 23 февраль – хәрби хезмәтне узган һәр ир-егет өчен истәлекле көн.

Ватанны саклаучылар көне билгеләнде
Ватанны саклаучылар көне билгеләнде

Югары Яркәйдә әлеге бәйрәмгә багышланган чаралар кысаларында Дан Монументы янында Мәңгелек утка чәчәкләр салынды.

Тантаналы чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, Дүртөйле шәһәре, Дүртөйле һәм Илеш районнары хәрби комиссары Рәүф Яхин, район ветераннар советы рәисе Анатолий Романов, Яркәй авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Рәнис Шәрипов, “Хәрби туганлык” район җәмәгать оешмасы рәисе Фларис Нурлыгаянов һәм әгъзалары, «Ватанны саклаучылар» фондының төбәк филиалы социаль координаторы Ләйсән Латыйпова, махсус хәрби операция ветераннары, волонтерлар, «Беренчеләр хәрәкәте» вәкилләре катнашты.

Әлеге чара район мәдәният сараенда дәвам итте, анда район үзешчәннәре бәйрәм концерты тәкъдим итте. Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында ветераннарга Русия Федерациясе Президенты Указы белән гамәлгә куелган юбилей медальләре тапшырылды

Ватанны саклаучылар көне билгеләнде
Ватанны саклаучылар көне билгеләнде
Ватанны саклаучылар көне билгеләнде
Ватанны саклаучылар көне билгеләнде
Ватанны саклаучылар көне билгеләнде
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: