Сез - бар гомерегезне һәм сәләтегезне, фидакарь хезмәтегезне туган районыбызга багышлап, аның социаль-икътисади, авыл хуҗалыгы үсешенә лаеклы өлеш керткән мәртәбәле шәхес. Кайда гына эшләсәгез дә, үзегезне яхшы оештыручы, принципиаль җитәкче итеп күрсәттегез, һәрвакыт эшне заман таләпләренә һәм яңалыкларга таянып оештырдыгыз. Бай тәҗрибәгез, җитәкчелек алымыгыз – күпләргә өлге булырлык. Бу сезгә илешлеләрнең хөрмәтен китерде, намуслы хезмәтегез ил, республика Хөкүмәтләренең югары бүләкләре белән билгеләнде. Арытаба да ихтирамда, хөрмәттә яшәргә язсын.
Юбилеегыз белән Сезне!
Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.