Маяк
+24 °С
Дождь
җәмгыять
28 Февраля 2025, 05:30

Район халкы игътибарына!

6 март көнне район мәдәният сараенда 10.00 сәгатьтән «Хатын-кыз бәхете территориясе» ачык Академиясе эшли башлый.

Район халкы игътибарына!Район халкы игътибарына!
Район халкы игътибарына!

Чарада катнашучыларны бай программа көтә: лекцияләр, мастер-класслар, белгечләр консультацияләре (табиблар, психологлар), СВОда катнашучыларның гаиләләренә ярдәм чаралары буенча брифинг, күргәзмә зоналары.

Спикерлар гаиләдәге мөнәсәбәтләрне ничек яхшыртырга, үз сәламәтлегеңне сакларга, өйдәге уңайлылык турында кайгыртырга һәм башка бик күп нәрсәләр турында сөйләячәкләр.

Теләүчеләр табиблардан бушлай консультация ала ала: өлкәннәр өчен – флеболог, маммолог, ревматолог, эндокринолог; балалар өчен – аллерголог, невролог, гинеколог, ортопед, гастроэнтеролог һәм күчмә стоматология комплексы эшләячәк.

Белгечләргә алдан язылу өчен телефон: +7 (937) 861-54-43 (09.00 - 16.00).

6+

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас