Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
1 март 2025, 06:00

Иман нуры балкый авылда

Рамазан ае алдыннан Иләкшидедә мәчет ачылу – нур өстенә нур булды. Бүген бөтен мөселман дөньясы Ураза аена керде. Аллаһка шөкер, исән-имин, муллыкта халкыбыз Рамазан аена әзерлек алып барды. Шунысы куанычлы: соңгы елларда илебез, республикабыз, шул исәптән районыбыз халкының яше-карты арасында Аллаһы Тәгалә юлын үз итә баручылар саны арта. Яңа мәчетләр ачыла, Туган ил, туган җир, гаиләләр иминлеге, милләтләр дуслыгы, иртәгәсе игелекле көн хакына гыйбадәтләр кылына. Менә Иләкшиде авылы күптән түгел Аллаһ йорты – мәчетнең игелекле нурларына күмелде. Бәрәкәтле, игелекле Иләкшиде җиренең мәңге хәтергә уелган үз тарихы, халкыбыз күңелендә сакланган һәм сакланачак, буыннан-буынга тапшырыла торган хатирәлә ре бар һәм алар бихисап. Бу хакта яңа мәчет ачу тантанасында аксакалларыбыз горурлык хисләре белән әйтеп үтте.

Иман нуры балкый авылдаИман нуры балкый авылда
Иман нуры балкый авылда

2022 елда халык җыенында мәчет төзергә карар кылына һәм урын билгеләнә. Ә инде шул ук елның ноябрь башында “Рәвил һәм Зөлфия” мәчетенә нигез салына. Изге йортны төзергә шушы авылда туып-үскән бертуган Айдар, Динар, Азамат, Артур, Раил Баһмановлар алына. Бу тырыш, уңган, эшсөяр гаиләне Илештә һәм тирә-якта яхшы беләләр. Биш бертуганның һәркайсы үз эшләрен ачып, бүгенге көндә дә уңышлы алып бара. Баһмановларның крестьян-фермер хуҗалыгы, “Илешагропродукт” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы шәхси предприятиясе ит, сөт һәм сөт ризыклары һәм ит эшкәртү цехында чималдан дистәләрчә төр продукция җитештерә һәм кулланучылар арасында зур ихтыяж белән файдалана. Халык мәнфәгатен кайгыртып, саваплы эш башкарганнары өчен бу көнне алар тарафына бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде, теләкләр теләнде.

Ике катлы, дүрт манаралы, биш ярымайлы мәчетне ачу тантанасына бик күпкеше җыелган иде. Шушы җирдә үсеп,хәзер туган якларыннан читтә яшәүчеләр дә бәйрәмгә күмәкләшеп кайткан. Зәвыклы итеп эшләнгән изге йортның тышкы ягы гына түгел, эчке бизәлеше дәсокландыра. Биредә күп көч сарыф ителгәне күренеп тора. Иман нурларын бөркүче мәһабәт манаралы гыйбадәтханә ерактан ук үзенә җәлеп итә. Мәчет территориясе тимер койма белән әйләндерелеп алынган. Киләчәктә тирә-якка агач-куаклар, чәчәкләр утыртылып, гөл-бакчага әвереләчәк. Мәчетнең эче дә бик күркәм. Идәннәрдә кыйммәтле, матур келәмнәр, түшәмне матур люстралар бизи. Ир-егетләр, хатын-кызлар өчен аерым намаз уку, дини белем бирү бүлмәләре бар.

Тантананы мәртәбәләп килгән Илеш һәм Бакалы районнарының имам-ахунды Рөстәм хәзрәт Абушахмин чараны Коръән аятьләрен укып башлады. Ул үз чыгышында мәчет төзү изге, бик тә саваплы эш, пәйгамбәребез дә мәчет салган кешегә җәннәт ишекләре ачык, дип билгеләде. Ислам тарихына кыскача байкау ясады, бабаларыбыз, дин юк ителгән чакта да, тырышып-тырмашып аны саклап калуын, бүген үсеп килүче буынны үз үрнәкләрендә тәрбияләү өчен тырышуын ассызыклады һәм мәчеткә рәсми байрак, аны төзегән өчен Бөтенрусия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Таҗетдин исеменнән ихлас теләкләрен дә җиткерде һәм Рәхмәт хатларын, мәчеткә кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Мәчетне ачу тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин да катнашып:

–Иләкшиденең бәрәкәтле җирендә ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев та туган. Монда элек-электән бердәм, эшчән, тырыш кешеләр яши. Ә хәзер инде авылга килеп кергәч тә матур мәчет каршы ала. Аның ишекләре һәркем өчен һәрвакыт ачык булсын. Аллаһ йортын төзүдә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Баһмановлар үзләренең туган төяген яратып яшәүче һәм эшләүче чын патриотлар. Тирә-якта сезнең хезмәт сөючән, булдыклы ир-егетләр дип даныгыз таралган. Башкарган барлык эшләрегез өчен дә сезгә зур рәхмәт сүзләре җиткерәм, – диде ул.

Ул шулай ук республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычында эшләпкилгән “Атайсал” проектында катнашканнары өчен бертуган Айдар, Артур, Раиль, Динар, Азамат Баһмановларга республика Башлыгының Рәхмәт хатларын, Борис Яруллин, Кәүсәр Хәкимов, Таһир Баһманов, Салават Баһмановка муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

–Туган авылыбызда мәчет төзү нияте әти-әниебез бер-бер артлы бакыйлыкка күчкәч туды. Бу уй-ниятләрне бертуган энекәшләргә дә җиткергәч, алар берсүзсез ризалык бирде һәм без эшкә тотындык. Мәчет төзү зур җаваплылык һәм катлаулы эш. Иң беренче чиратта энекәшләремә, аларның гаиләләренә рәхмәтлемен. Шулай ук һәрвакыт киңәшләрен биргән Марс хәзрәтнең, авылдашларның, бүгенге көндә читтә яшәүчеләр, күрше авыллар халкының, М.Гәрәев ис. кооперативның ярдәме зур булды. Изге йортны төзүдә катнашкан, матди ярдәм күрсәткән, хәләл көчен түккән һәркемгә рәхмәтлемен. Изге йортыбызда һәрвакыт намазлар укылсын, шатлыклы чаралар гына үтсен, өлкәннәр генә түгел, яшь буын да бирегә тартылсын. Мәчеткә әти-әниебез хөрмәтенә «Рәвил һәм Зөлфия» исеме бирелде, – диде Айдар Баһманов.

Авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Ильвир Хәмидуллин - әлеге көнне биккүпләрнең зарыгып көтеп алуын, бертуган Баһмановларның һәръяклап булдыклы, күпләргә үрнәкле гаилә, мәчет ишекләренең һәрчак ачык булуын, шушы авылда туып-үскән Таһир Баһманов әлеге мәчетнең урыны да юкка гына сайланмавын, нәкъ шушында Баһмановлар нәселенең төп нигез урыны икәнен, Аллаһ йортының 5 айлы булуы да юкка түгел – алар биш бертуган Баһмановларның символы булып та торуын билгеләде. Шулай ук Дүртөйле, Чакмагыш һәм Кушнаренко районнарының имам-ахунды Рәмил Исәнбердин катнашып, изге теләкләрен җиткерде.

Бу көнне авылдашларын тәбрикләп, изге теләкләр юллаучылар бихисап булды. Алар һәрбарчасы яңа мәчет манарасыннан азан тавышы өзелмәсен, биш вакыт намаз укылып, тәравихлар әйтелеп, вәгазьләр сөйләнеп, кешеләр күңеле иман нуры белән баетылсын, дигән теләктә калды. Яңа мәчетнең хәзрәте итеп Марс Яруллин сайланды.

Мәчет ачу тантанасына килүчеләр бу көнне бергәләп өйлә намазы укыды, Аллаһ ризалыгы өчен сәдака калдырды. Изге йортны төзүдә ярдәм күрсәткән һәркемнең исеме тирән хөрмәт белән әйтеп үтелде. Беренче азан тавышы яңгыраган мәчеттә беренче намазга басып, илебез, республикабыз, районыбыз халкының тигез, тату, бердәм яшәвенә, матур көнкүрешенә, өметле киләчәгенә, илләребездә тынычлык урнашуына ышанып, догалар кылып, изге теләкләр теләнде.

Бәйрәмгә килгән һәр кеше Баһмановлар гаиләсе әзерләгән тәмле пылау, эссе чәйдән авыз итте.

Киләчәктә Аллаһы Тәгалә берлеген һәм кодрәтен гәүдәләндергән изге йорт авылга иман нуры чәчсен, монда алып килүче сукмакка юл өзелмәсен, дигән теләктә калабыз.

Лира КӘБИРОВА.

Иман нуры балкый авылда
Иман нуры балкый авылда
Иман нуры балкый авылда
Иман нуры балкый авылда
Иман нуры балкый авылда
Иман нуры балкый авылда
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас