Исанбай урта мәктәбен тәмамлап, кулына аттестат алгач, район хәрби комиссариаты тәкъдиме белән Уфа шәһәрендәге ДОСААФ техник мәктәбенә юллана. Биредә хәрби машина водительләрен әзерләү курсында БТР йөртергә өйрәнә. 1983 елның 5 маенда Ватан алдындагы изге бурычын үтәү максатында, армия сафларына алына.
-Бүгенгедәй күз алдымда, язның кояшлы иң матур көне иде, “Октябрь” колхозының Олы-Ялан бригадасы составында кыр эшләрендә – чәчүдә йөргәндә хат ташучы килеп кулыма повестка тапшырды. Шул миннутта кичергән дулкынлану хисе, киләчәккә якты өмет-максатлар баглап, армия тормышына әзерләнү тойгысы мәңге онытылмас. Әткәй-әнкәй, туганнарым, дусларым белән бергә озату кичәсе оештырдык. Гармун моңнары, дәртле биюләре белән армияга озаткан чорларны сагынып сөйләргә кала, - дип хәтерли ул көнне юбиляр.
Райондашыбыз хәрби бурычын намуслы үтәп, Украина-Польша чикләрендә мотоукчылар полкында хезмәт итә. Ватан алдындагы изге бурычын яхшы үтәгәне өчен ике тапкыр отпускка кайту бәхетенә ирешә. Командованиенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Туган ягына исән-сау әйләнеп кайткач, Р.Шәйхәйдаров Нефтекама шәһәрендә «Башсельмаш» заводында водитель булып урнаша. 1987 елда Мурманск өлкәсенең Островной шәһәренә күченеп китә. Баренцево диңгезе буенда урнашкан әлеге шәһәрнең (ябык административ-территориаль берләшмә) Эчке эшләр бүлегендә төрле вазифалар башкара. Санкт-Петербургта милицияләр югары мәктәбендә белем ала. Әлеге тармакка 22 ел гомерен багышлап, водительдән башлап, ЮХХДИ начальнигы вазифасына кадәр үрләтелә. Майор званиесендә отставкага чыга.
Оештыру сәләтенә ия җитәкче бердәм тату, хезмәт дисциплинасын, алга куелган бурычларны югары дәрәҗәдә үтәүче коллектив туплап, бүлекнең нәтиҗәле эшчәнлек алып баруына өлеш кертә. Яшь хезмәткәрләр буынына остаз булып, үзенең белеме һәм бай тәҗрибәсе белән уртаклаша. Шул рәвешле, озак еллар эшләү дәверендә күп санлы Мактау кәгазьләренә, «ЮХДДИ хезмәтендә уңышлы эшчәнлеге өчен» билгесенә, «Заполярьедагы мактаулы хезмәте өчен», «РФ Эчке эшләр министрлыгының хезмәттәге уңышлары өчен”, «Беренче өч тапкыр Советлар Союзы Герое А.И.Покрышкин», “Фидакарь хезмәте өчен” медальләренә ия була.
Лаеклы ялга чыкач, Рәзиф Флүс улы гаиләсе белән Нефтекама шәһәренә кайта. Биредә ул Русия ДОСААФның Нефтекама бүлекчәсен җитәкли. Туган як үзенә тарту сәбәпле, арытаба Шәйхәйдәровлар Илешкә кайтып төпләнергә уйлый, биредә йорт тергезәләр. Гаилә башлыгын Русия ДОСААФның Илеш районындагы бүлекчәсе рәисе итеп тәгаенлиләр.
Яңа җитәкче инициативасы һәм тырышлыгы белән ДОССАФ үзгәрешләр кичерә. Иске бинага ремонт эшләре башкарыла: юл хәрәкәте кагыйдәләре, яшь армиячеләр штабы, ату тиры, бухгалтерия һәм рәис бүлмәләре яңа сулыш ала. Оешма базасында «Яшь армиячеләр» Бөтенрусия хәрби-патриотик җәмәгать хәрәкәтенең Илеш районындагы урындагы бүлекчәсе, яугир-интернационалистлар тәкъдиме белән берлектә «Хәрби туганлык» ветераннар җәмәгать оешмасы, «БР Диңгезчеләр берләшмәсе» төбәк җәмәгать оешмасының Илеш филиалы булдырылып, бүгенге көндә алар уңышлы эшли. Ике төр спорт секциясе: пневматик винтовкадан ату һәм чаңгы узышы буенча түгәрәкләрендә укучылар теләп шөгыльләнә. Район мәктәпләренең тормыш хәвефсезлеге нигезләре буенча укытучылары белән берлектә яшүсмерләрне армия хезмәтенә һәм эшче белгечлеге буенча сыйфатлы кадрлар әзерләүдә, техник һәм гамәли-хәрби төрдәге спортны үстерүдә җитәкченең роле зур була.
Рәзиф Флүс улы 2021 елның 27 декабреннән Муса Гәрәев исемендәге автономлы коммерцияле булмаган һөнәри белем бирү оешмасы директоры вазифасын башкара. Әлеге оешма ир-егетләр һәм хатынкызлар өчен ышанычлы автомобильчеләр мәктәбе дә булып тора. Заманча җиһазлар белән тулыландырылган матди-техник база машина йөртү һөнәренә укыту мөмкинлеге бирә. Р.Шәйхәйдаров заман авырлыкларына карамастан, алга куелган бурычларны уңышлы гамәлгә ашыра.
Гаилә тормышында да бәхетле юбиляр. Гомер юлдашы, ныклы таянычы Резида Марат кызы белән балалар үстереп, 30елга якын бергә тату, матур яшиләр. Тормыш иптәше Югары Яркәйдәге беренче гимназиядә балаларны тарих һәм җәмгыять белеме фәннәреннән укыта. Балалары яхшы тәрбия алып, Рәсим Нефтекама шәһәрендә эшләсә, Алсу медицина колледжында белем ала.
Шушы көннәрдә 60 яшьлек юбилеен билгеләүче Рәзиф Флүс улы тормышта үз урынын табып, районыбызда үз эзен калдырып, яраткан һөнәрен башкарып, яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә лаеклы өлеш кертеп, гомер көзенә якты өмет-хыяллар, күңел тулы назлар, тормышка мәхәббәт белән аяк атлавы белән бәхетле.
Лира ГӘРӘЕВА.