Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
2 март 2025, 09:30

Гомерен тырыш хезмәте бизи

Ульянов ис. колхозны 1987-2009 елларда җитәкләп, эзлекле үсеш юлына бастырган, икътисади яктан ныклыгын тәэмин иткән Ришат ГАРИФУЛЛИН үзенең 75 яшьлек юбилеен күтәренке рух, канәгатьлек хисе белән каршылый. Чөнки гомер юлын бары тик изге гамәлләр һәм тырыш хезмәтләр генә бизи аның. Хезмәттәшләре, халык аны ныклы характерлы, әйткән сүзендә һәрвакыт торучы, коллективны бер йодрык итеп тотучы хуҗалык рәисе буларак белә. Әлеге асыл сыйфатлар аның канына балачактан ук салынган.

Гомерен тырыш хезмәте бизиГомерен тырыш хезмәте бизи
Гомерен тырыш хезмәте бизи

1950 елда Абдулла авылының абруйлы гаиләсендә, Вәҗиһә һәм Тимергазый Гарифуллиннарның беренче баласы булып аваз сала ул. Гаиләдә янә бер-бер артлы биш малай һәм, ниһаять, барысының да, бигрәк тә I дәрәҗә “Ана даны” медале белән бүләкләнгән Вәҗиһә апаның шатлыгын уртаклашып, төпчекләре Глүзә дөньяга килә.

Ришат Тимергазый улы Игмәт мәктәбендә сигезенче сыйныфны тәмамлагач, урта белемне Югары Манчарда ала, аннары Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумына юллана. Туган йортында энеләренә лидер булып өйрәнгән егет техникумда да лидерлыкны ала һәм өч ел буе кулыннан ычкындырмый. Спорт ярышларымы, үзешчән сәнгать түгәрәге фестивальләреме, берсе дә Ришатның катнашлыгыннан башка үтми. Милли һәм классик көрәш, шахмат буенча Кушнаренко чемпионы исемен ала, республика чемпионатында да көрәштә аңа тиңләшүче табылмый.

Техникумның агрономия факультетын тәмамлаганнан соң яшь белгечне Нуриман районына җибәрәләр. Биредә “Кызыл натис” колхозында агроном булып хезмәт юлын башлый. Армия сафына да шуннан алына, хезмәт иткән чорда партиягә керә. Ил алдындагы хәрби бурычын үтәгәннән соң районга кайта һәм Салават Юлаев ис. колхозда механикалаштырылган звено башлыгы, соңыннан баш агроном йөген тарта. Р.Гарифуллин үз чорында бергә эшләгән, уңыш өчен җанынкөчен биргән хезмәттәшләре Дилшат Ганиев, Муса Вәлиев, Флорит Хәсәнов, Әнәс Исламгалиев һәм башка бик күпләрне, шулай ук колхоз рәисе йөген тарткан Мөдәрис Саяповны, баш бухгалтер вазыйфасын башкарган Иршат Мостафинны зур хөрмәт белән искә ала.

Оештыру сәләтенә ия булган тынгысыз коммунистны колхозның партия оешмасы секретаре итеп сайлап  куялар. Райкомның, аның беренче секретаренең, колхоз коммунистларының ышанычын тулысынча аклый яшь секретарь, Р.Гарифуллин партком секретарьлары арасында иң абруйлылар сафына баса.

1982 елда Р.Гарифуллин кандидатурасын районда иң зур хуҗалыкларның берсе булган “Биш партизан” колхозына рәис итеп тәкъдим итәләр. Моңа райком бюросы да, колхозчылар да каршы килми.

Шактый күп кенә эшләр башкарыла Р.Гарифуллин җитәкчелек иткән чорда. Әйтик, Дөмәй урта мәктәбе бинасын төзүчеләр бер үк вакытта яшь гаиләләр өчен 18 фатирлы йортларга нигез салалар. Башка хуҗалыклар кадрларга кытлык кичергән чорда Дөмәй урта мәктәбен тәмамлаучылар бөтен сыйныф белән ике срокка колхозда эшкә кала һәм мөрәҗәгать белән чыга. Фермага килүчеләр эш урынында яши, аларга аш-су әзерләү өчен пешекчеләр тәгаенләнә. Егетләрнең күбесе техникага утыра. Яшь кадрларга хезмәт хакы артыграк түләнә, башка төрле льготалар карала. Хуҗалык ашлык сатып, җиде үзйөрешле автомашина белән бүләкләнә.

1987 елда Р.Гарифуллинга туган колхозының дилбегәсен тоттыралар. Иң элек төп игътибар игенчелеккә юнәлтелә. Яхшы орлыклар гына чәчү, җирне барлык агротехник таләпләргә туры китереп эшкәртү, супер элита һәм элита орлыклар гына чәчү максат итеп куела. Игеннәр вакытында ашлама белән тукландырыла, чүп үләннәренә, корткычларга, авыруларга каршы эшкәртелә. Җиң сызганып эшләүнең тәэсире терлекчелек өлкәсенә дә йогынты ясый. Иң элек мөгезле эре терлекләрнең баш саннары арттырыла. Сөт, ит җитештерү кискен арттырылып, район күрсәткечен республика күләмендә алга чыгаруда шактый өлеш була.

Ришат Тимергазый улы җирлекнең социаль үсеше өчен дә үзеннән зур өлеш кертә. Беренче чиратта картлар йорты, машинатрактор мастерское сафка кертелә, Игмәт һәм Абдулла авылларында яшәүчеләрнең теңкәсенә тигән иске күпер урынына яңасы төзелә. Су торбалары сузылып, эчәр су булдырыла. Абдуллада социаль комплекс төзү, барлык үзәк урамнарга асфальт җәю, йортларга газ кертү, гомумән, халыкның көнкүрешен яхшырту белән авылларның йөзен үзгәртә, кешеләрдә яшәүгә дәрт уята җитәкче.

Спортны үстерүдә юбилярның өлеше зур. Колхозда тәрбияләнүче атлар (йөртүчесе Д.Хафизов) Калиостро һәм Фаворит республика буенча беренче урынны яулап, рекорд куя.

Халык мәнфәгате өчен башкарылган эшләре Хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнә –1985 елда “Аеруча хезмәт күрсәткән өчен” медале белән бүләкләнде, “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә, Республика Президенты М.Г.Рәхимов кулыннан Мактау грамотасы ала. Төрле оешмалар тарафыннан бирелгән башка төр грамоталар, Рәхмәт хатлары, ярышларда җиңүче билгеләре юбилярның хезмәт биографиясен тагын да тулыландырып тора, үткән юлына лаеклы бәһа бирә.

Рәис вазифасын лаеклы башкарып, Р.Гарифуллин 2009-2014 елларда Игмәт авыл советы авыл биләмәсе башлыгы булып эшли һәм лаеклы ялга чыгып, бүгенге көнгәчә җәмәгать эшләрендә, спорт, мәдәни чараларда актив катнаша.

Үтелгән еллары бары тик кешеләргә игелекле хезмәт белән узылган мөхтәрәм шәхесне юбилее белән котлаучылар, изге теләкләрен җиткерүчеләр үзе уйлаганнан да күбрәк. Һәркайсы кылган игелекләрен искә алып рәхмәт әйтә, сәламәтлек тели. Аларның теләкләренә кушылып, без дә ветеранны гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә хәерле гомер, имин тормыш телибез.

Фәһим ӘЮПОВ, Югары Яркәй авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас