Наилә Рсай авылында Гөлзилә һәм Гали Әсәдуллиннарның тырыш гаиләсендә дөньяга килә. Алар бар гомерләрен авыл хуҗалыгы белән бәйләп, фидакарь хезмәт сала. Әтисе “Урал” җәмгыятенең алдынгы механизаторы булса, әнисе - учетчы, лаеклы ялга чыкканчы бозаулар карый. Наилә дә алардан үрнәк алып, хезмәт тәрбиясендә чыныгып үсә.
Рсай урта мәктәбен тәмамлагач, Башкорт аграр-технология колледжында белем ала. Хезмәт юлын Рсай авыл советы авыл биләмәсендә җыештыручы булып башлый. 2013 елдан Рсай сөтчелек фермасында бозау караучы булып эшли.
Савым сыерлардан сәламәт бозау алып үстерү – иң мөһим эшләрнең берсе. Наилә Гали кызы моны аңлап, һөнәрен яратып, бар күңел җылысын биреп башкара. Ул бозауларны тудыру бүлегеннән кабул итеп алып сөт һәм су эчәргә, печән ашарга өйрәтә. Бозау бүлмәләрендәге чисталык, идәннәренең тизәктән тазартылып торуы монда уңган, булдыклы терлекче көч салганын дәлилли. Әлеге көндә аның карамагында 80 баш яшь үрчем тәрбияләнә.
– Маллар өчен биредә барлык шартлар да тудырылган. Бозаулар алдыннан сыйфатлы азык өзелми, аларны төрле витаминнар белән баетып ашатабыз, үлән төнәтмәләре дә эчерәбез. Яхшы тәрбия булгач, аларның сакланышы да әйбәт. Хезмәт хакын вакытында түлиләр, – ди эшчәнлекләре белән таныштырып авыл уңганы.
Алдынгы терлекченең тырыш, намуслы хезмәте җитәкчеләр тарафыннан һәрдаим билгеләнә. Ул район авыл хуҗалыгы идарәсенең, муниципаль район хакимиятенең Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Наилә Гали кызы тормыш иптәше Эльвир белән ике балага гомер бирәләр.