Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
7 март 2025, 05:50

Мошенниклардан сак булыгыз!

Схемалар гади булуына да карамастан, районыбыз гражданнары аферистларның хәйләләренә эләгеп, көн саен акчаларын югалта.

Мошенниклардан сак булыгыз!Мошенниклардан сак булыгыз!
Мошенниклардан сак булыгыз!

Агымдагы елның 14 февраленнән 16 февраленә кадәр билгесез шәхес төрле абонент номерларыннан файдаланып, үзен «Госуслуги» порталы хезмәткәре дип таныштырып, «Телеграм» мессенджерында З. гражданы белән телефон шалтыратуларын һәм язышуларын башкара. Алдау юлы белән гражданин З.ның «Госуслуги» порталының шәхси кабинеты ватылу сылтавы белән, аның исеменә кредит рәсмиләштерә һәм Украина Кораллы көчләрен финанслауга акча күчерә.

Шул рәвешле, 700 000 сум күләмендәге акчаларын гр. З. «MIR PAY» кушымтасы ярдәмендә «Сбербанк» банкоматы аша чит счетларга күчерә. авылында яшәүче Х. белән Шундый ук хәл Иштирәк дә була, ул мошенниклар счетына 3 миллион 427 мең сум акча күчерә, Исәмәт авылында яшәүче Г.гражданинның банк карталарыннан мошенниклар исәбенә 1 миллион 385 мең сум акча күчерелә.

Шулай ук товар-матди кыйммәтләрне сатып алу һәм сату вакытында арадашчылар ярдәмендә башкарылган мошенниклык гамәлләре артты.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча бүлеге «җиңел акча» тәкъдим итүче таныш булмаган кешеләр белән сак булырга кисәтә.

Гөлнара ӘЛТАПОВА, ЮХХДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас