Заман белән бергә яңа программалардаэшләргә өйрәнү, вакыт белән исәпләшмәү, төгәл, гадел, намуслы булу зур ихтыяр көче сорый торган хезмәт ул. Кыскасы, эшләре тавык та чүпләп бетермәслек аларның. Шулай да әлеге һөнәрне сайлаган кеше аннан гомере буе аерыла алмый. “Уют” җәмгыятенең баш бухгалтеры Гүзәл Зарипова да нәкъ шундыйларның берсе.
Төгәл фәннәр, саннар дөньясын, бухгалтер һөнәрен яраткан Гүзәл Наил кызы торак-коммуналь хуҗалыгы системасында 1999 елдан алып эшли. 2011 елдан бухгалтерлык эшен җитәкли.
-Тырышлык, логик һәм аналитик фикерләү, игътибарлылык һәм җаваплылык хисе кебек сыйфатлар үз һөнәрем өчен иң әһәмиятлеләре, - дип билгели бухгалтер.
Ул эшен яратып, бөтен күңелен биреп үти. Тормышта, коллективта туры сүзле, төгәл, җаваплы кеше. Һөнәре турында: «Минем һөнәрем – ул коры саннар гына санап утыру түгел, законнарны да яхшы белү кирәк. Төрле кешеләр белән дә аралашырга туры килә. Хезмәтеңне яратмасаң, бухгалтер булып эшләп булмый. Бухгалтерның ялгышырга, хата җибәрергә хакы юк. Отчет вакытларыда эштән соң калып, ял көннәрендә дә эшләргә туры килә. Һәрвакыт коллегаларымның ярдәмнәрен тоям», – ди ул.
Гүзәл ханым яшь вакытыннан яңалыкка омтыла, һөнәри осталыгын үстерү өстендә эшли, яңа программалар үзләштерә, замана белән бергә атлый. Компьютерлаштыруга карамастан, бухгалтерның эше җиңел түгел. Мобильлек, югары җаваплылык хисе һәм, әлбәттә, үз эшенә мәхәббәт куелган бурычларны үтәргә мөмкинлек бирә аңа.