Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
8 март 2025, 07:00

Матурлык тудыручы Ларида

Бик күптәнге һөнәр булып саналган парикмахерларга беркайчан да эш бетмәс ул. Чөнки, чәчебез бераз үсә башлауга, алар янына чабабыз. Шәһәрдә генә түгел, хәзер районнарда да аларга алдан язылып куярга кирәк, күбебезнең үз мастеры бар. Әлеге һөнәрне сайлаучыларның хәзер күбесе үз эшен ачып җибәрде. Шундыйларның берсе - «Larida» бөдрәханәсе хуҗасы Ларида СӘМИГУЛЛИНА - тәвәккәл һәм иҗади эшкуар.

Матурлык тудыручы ЛаридаМатурлык тудыручы Ларида
Матурлык тудыручы Ларида

Ларида бәләкәйдән үк парикмахер булырга хыяллана, ләкин урта мәктәптән соң маникюр ясарга укый. Югары Яркәйгә кайтып, чәчтарашханәдә маникюрлар ясаучы мастер булып хезмәт юлын башлый. Арытаба балачак хыялын тормышка ашыра, 2008 елда Уфа шәһәрендә парикмахер-универсал курсларын тәмамлый һәм һөнәре буенча эшли башлый. 2024 елны кече бизнеска ярдәм итү дәүләт программалары кысаларында социаль Гранд ала.

Ларида Альберт кызы һәрдаим үз өстендә эшли, республиканың төрле шәһәрләрендә квалификацияне күтәрү курсларында белем ала, мастер-классларга да йөри, шул рәвешле, һөнәре серләренә төшенә, камилләшә бара. Бераз тәҗрибә туплагач, максатына омтылучы кыз 2014 елда үз эшен - «Larida» чәчтарашын ачып җибәрә. . Биредә өлкәннәр һәм балалар өчен чәч кистерү хезмәте тәкъдим ителә. Гүзәл затларның бик яратып куллана торган хезмәтләре – химик бөдрәләтү, мелировка, төрле макияжлар, туйга, юбилейга, бәйрәмнәргә прическалар да ясатырга була.

Ул һәркөнне эшенә атлыгып бара, чөнки яраткан һөнәре шатлык китерә. Хезмәтенең матур нәтиҗәсе шунда ук күренә. Чөнки клиентлары күзгә күренеп матурлана, яшәреп киткәндәй булалар. Өстәвенә, хезмәт күрсәтүдән кергән акчасы үзенә була, ул аны бизнес ихтыяҗлары–аренда түләвенә, парикмахер өчен кирәк-яраклар алуга тота, калган кереме гаилә бюджетын тулыландыра. Шулай да эше матди яктан үзен аклыймы соң? “Әлбәттә, аклый. Бөтен кешенең дә матур буласы килә бит”, – ди Ларида.

Л.Сәмигуллина аралашырга ярата, бар кешегә дә ачык йөзле. Халыкка хезмәт күрсәтүчеләр өчен бик тә кирәкле булган асыл сыйфатлар бу.

Гаиләсе белән дә бәхетле ул, тормыш иптәше Илфат Рифат улы белән ике бала тәрбиялиләр, күркәм йорт тергезеп керделәр.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас