– Химия – тылсымлы фән. Ләкин тылсым белән генә укучыларны фәнгә тартып булмый. Иң элек балаларны яратырга, аларда укыткан фәнеңә кызыксыну уятырга кирәк. Химия ул математика, физика, биология фәннәре белән тыгыз бәйләнгән. Әлеге фәннәрне яхшы үзләштергән укучыларга химиягә кереп китү, фәннең нигезенә төшенү җиңелрәк, – ди педагог.
Химия – кызыклы һәм шул ук вакытта катлаулы фән. Ул матдәләрнең төзелешен, составларын, үзлекләрен, берсеннән икенчесенә әверелешен өйрәнә. Әлеге фән дәресләрен тәҗрибәләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Теге яки бу матдәнең составын, үзлекләрен ачыклау өчен дә, төрле химикатлар белән эшләү өчен дә теоретик белем һәм практик тәҗрибә кирәк. – Укучылар дәресне яхшы үзләштерсен өчен кирәк булган бөтен төр җиһазлар да, реактивлар да бар. Программа буенча каралган барлык тәҗрибәләрне дә үткәреп барабыз, – ди мөгаллимә.
Рәмзия Галәветдинова укыту предметларын тирәнтен белүе, киң эрудицияле булуы, югары педагогик осталыгы белән аерылып тора. Ул заманча белем бирү технологияләрен белә, үз эшендә мәгълүмати технологияләрне актив куллана, дәресләргә дидактик материал әзерли. Педагогның дәресләрендә һәрвакыт эш рухы, хезмәттәшлек атмосферасы хөкем сөрә. Логик яктан дөрес уйланылган дәресләр укучыларны дисциплиналаштыра, эшләргә өйрәтә, ә ысулларның төрлелеге танып белү эшчәнлеген активлаштырырга ярдәм итә.
Рәмзия Рәфит кызының укучылары төрле дәрәҗәдәге иҗади конкурсларда һәм фән олимпиадаларында, әйтик, «Юннат» Бөтенрусия конкурсында, «Паллада» Гомумрусия, «Эколята – яшь табигать сакчылары» Бөтенрусия олимпиадасында, мәктәп укучыларының Ю.А. Гагарин ис. Кубокка республика олимпиадасында актив катнашалар, укытучы җитәкчелегендә фәнни-гамәли, инновацион эшчәнлек белән шөгыльләнәләр.
Нәтиҗәле хезмәте өчен педагог 2018 елда Русия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутатының Рәхмәт хаты, 2021 елда үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү эшендә ирешкән уңышлары өчен муниципаль район хакимиятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.