Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
8 март 2025, 06:00

Хөрмәткә лаек

Сүлте авылында күркәм гомер кичерүче Рита Җәүдәт кызы БИКИЕВА авылда хөрмәткә лаек асыл затларның берсе. Рита Бәләкәй Бишкурайда Галимә һәм Җәүдәт Кәлимуллиннар гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә.

Хөрмәткә лаекХөрмәткә лаек
Хөрмәткә лаек

Урта мәктәпне уңышлы тәмамлагач, Чакмагыш авылында училищеда белемен дәвам итә. Аннары укуын тәмамлагач, авылына эшкә кайта. Биредә тормыш юлдашын – Айдар Бикиевны очратып, гаилә корып җибәрәләр, кызлары Гөлчәчәк һәм уллары Алмазга гомер бүләк итәләр. Хәзер инде оныклар куанычы күрә Рита. Тормыш иптәшен югалту сәбәпле, ялгызы тормыш көтә, балаларына, оныкларына ныклы терәк ул.

Бүгенге көндә Рита Сүлте авыл советы авыл биләмәсендә яшьләр эше буенча белгеч вазифасын башкара. Спорт ярышлары, биләмә территориясендә өмәләр, концертлар, бәйрәмнәр үткәрү, авыр тормыш хәлендә калганннарга, күп балалы гаиләләргә ярдәм итү һ.б. аның оештыруында үтә.

- Эшемдә иң мөhиме — җаваплылык, - дип. Авыл яшьләре арасында наркомания гадәти күренеш түгел, ә кагыйдәләрдән искәрмә. Ә менә яшьләр тарафыннан тәмәке тарту hәм алкоголь куллану - еш очрак. Шуңа күрә без даими рәвештә әлеге тематика буенча акцияләр уздырабыз, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйбыз, спортка hәм иҗатка тартабыз, - дип бүлешә ул үз эшчәнлеге белән.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас