Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
8 март 2025, 10:00

Сыйфатлы булса, конкуренция куркыныч түгел

Районыбызда, гомумән республикада да кече һәм урта бизнес күләме арта бара. Кече бизнесның районның социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше елдан-ел саллырак була бара. Кече эшкуарлык халыкның мәшгульлегенә бәйле проблеманы хәл итүне, яңа предприятиеләр һәм эш урыннары ачып, базарны төрле төр товарлар белән баетуны да тәэмин итә. Шуны да билгеләп үтәсе килә, эшкуарлык – ул теләсә кем булдыра ала торган һөнәр түгел. Эшкуар тиз арада көтелмәгән карарлар кабул итә белергә, кырыс холыклы булырга, кешеләр белән эшли белергә, шулай ук аңарда көчле сиземләү сәләте дә булырга тиеш.

Сыйфатлы булса, конкуренция куркыныч түгелСыйфатлы булса, конкуренция куркыныч түгел
Сыйфатлы булса, конкуренция куркыныч түгел

Югары Яркәйдә яшәүче Ләйсән Шакирҗанова нәкъ шундыйлардан. Ул вакыт белән исәпләшми, заман үзгәрешләре белән бергә атлап, бизнесны отышлы итеп оештырып алып бара. Узган елда эшлекле ханым уллары Айвар һәм Әмир белән Югары Яркәйдәге арендага бина алып, үзләренең “Айташ” кафетерий - кулинариясен ачып, халык арасында танылу алды.

Ләйсән актив, тәвәккәл, максатчан булуы аркасында алдына куелган бурычларны җиренә җиткереп башкарып килә. Ашарга пешерү сәләте аңа әнисеннән күчкән. Чөнки ул озак еллар себер якларында повар булып эшләгән.

- Ашарга пешерергә бик яратам мин. Кечкенәдән үк аш-су бүлмәсендә кайнашкан әни янында булдым. Балачакта салынган нигез үсә барган саен ныгый гына барды. Һәр татар кешесе чәй эчәргә ярата. Ә аны, гадәттә, тәм-томсыз эчмиләр. Камыр ризыкларын яратмаган кеше юктыр ул, мөгаен. Озак уйлап тормыйча, без бу эш белән шөгыльләнергә булдык һәм узган елның сентябрендә төрле камыр ризыклары җитештерү цехын эшләтеп җибәрдек. Һәм ялгышмаганбыз, продукциябезне яраттылар, - ди шәхси эшкуар зур канәгатьлек белән.

Ләйсәннең тәмле камыр ризыкларын яркәйлеләр генә түгел, районыбызның барлык авыллары халкы да яратып авыз итә. Яратмаслыкмыни: күпме тырышлык һәм мәхәббәт белән пешерелгән бит алар. Камыр ризыклары, ярым-фабрикатлар, салатлар дисеңме – барысын да әзерли. Иң мөһиме – эшен яратып башкара. «Һәр ризыкны да үз гаиләмә пешергән кебек әзерлим», – ди ул.

Аш-су остасының сатуга тәкъдим итә торган ризыклар исемлеге бай. Анда икмәк, бәлеш, пирогларның төрлесе, гө- бәдия, өчпочмаклар, чәк-чәк, бавырсаклар, тортлар, тәмле-тәмле салатлар, ярымфабрикатлар табарга мөмкин, бәяләре дә тешләшми. Шулай ук заказлар кабул итәләр. Биредә яңа пешкән камыр ризыклары белән чәй, кофе эчәргә, салат белән тукланырга була.

Заман сулышын тоеп, халык мәнфәгатен хәстәрләп, кече бизнесны үстерү- дә кыю юл яручы бу гаилә бүген бары тик хуплау сүзләренә лаек. Киләчәктә дә уңышларга ирешергә язсын.

Лира КӘБИРОВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас