Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
9 март 2025, 09:15

Эшендә мактаулы

М.Гәрәев ис. кооперативның алдынгы савучысы Фәнүсә ДӘҮЛӘТОВА хезмәт сөючәнлеге, эшкә намус белән каравы нәтиҗәсендә яхшы күрсәткечләргә ирешә.

Эшендә мактаулыЭшендә мактаулы
Эшендә мактаулы

Фәнүсә хуҗалыкның Иләкшиде сөтчелек фермасында утыз елга якын савучы булып эшләү дәверендә һөнәре серләрен яхшылап үзләштерә, коллективта һәм хуҗалык эшчәннәре арасында ышаныч, абруй казана. Тыныч холыклы булуы, тырышлыгы нәтиҗәсендә технологияне өйрәнеп, сыерларны үз вакытында каплату, таналарны савымга, үрчетүгә дөрес әзерләү хәстәрен күрә. Саву технологиясен дә төгәл үти. Җәен һәм кышын продукция җитештерүне арттыруны максат итеп куя һәм моңа ирешәдә ул.

Бүген сөт саву процессы нигездә механикалаштырылган булса да, сыер саву барыбер җитди хезмәт булып кала. Ул катлаулы, зур игътибар һәм көч сорый. Монда терлекләр белән аралаша белергә, төркемдәге 300 сыерның һәрберсенә аерым мөнәсәбәттә булырга кирәк. Иртәнге сәгать 4тә тору гына ни тора. Бер-ничә сәгать бертуктаусыз аягөсте эшләү дә хатын-кыз өчен биниһая зур хезмәт. Һәм әлеге һөнәрнең тагын бер ягы – сыер савучылар ел әйләнәсе, бәйрәмсез, ялсыз, шимбә-якшәмбесез һәр көнне эшли. Чөнки сөт җитештерү – хуҗалыкның төп икътисади иминлеге.

Фәнүсә Фәнүс кызы агросәнәгать комплексында күпьеллык намуслы хезмәте өчен БРның авыл хуҗалыгы министрлыгының – Почет грамотасы, РФ авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте белән бүләкләнә.

Уңган савучы шәхси тормышында да бик бәхетле: балаларына үрнәкле әни, тормыш иптәшенә тугры гомер юлдашы. Гаилә башлыгы Илдар кооперативта терлекче булып тир түгә. Олы уллары Руслан әлеге вакытта Украинадагы махсус хәрби операциядә катнаша. Икенче уллары Ильяс авыл хуҗалыгында тырыш хезмәт сала. Тату гаиләгә кот куна дигәндәй, йорт-җирләре җитеш, тормышлары мул. Гомумән, авылда абруйлалардан исәпләнә Дәүләтовлар.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас