Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
9 март 2025, 06:00

Мәдәният аның тормышы

Тирә-якка киң билгеле “Сударушки” ансамблен җитәкләүче Наталья Новикова менә ике дистә ел Андреевка авылында мәдәниятне, сәнгатьне үстерүгә үз өлешен кертә.

Мәдәният аның тормышыМәдәният аның тормышы
Мәдәният аның тормышы

“Мәдәният — минем булмышым, тормышым ул. Әнием 25 ел китапханәче булып эшләде, мин аның янәшәсендә, сабый чактан сәхнәдә үстем. 2006 елда хезмәт юлымны мәдәният белән бәйләдем. Тормышымны сәхнәсез, рәхмәтле тамашачыларсыз күз алдына да китерә алмыйм», - ди Наталья Новикова.

Наталья Гремучий Ключ авылында Екатерина һәм Михаил Сырцевларның күп балалы гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләдә өлкәне булганлыктан, балачактан ук эшкә, тырыш хезмәткә күнегеп үсә. Мәктәпне тәмамлагач, 86 нчы һөнәри лицейда тегүче һөнәрен ала, шунда ук ул чорда училищеның район күләмендә данлыклы булган бию ансамблендә актив шөгыльләнә. Беренче хезмәт юлын туган авылы мәктәбендә башлый, арытаба клубта, почтада эшли.

Ә 2006 елда әнисенең туган ягына - Андреевка авылына күченә. Шул вакыттан бирле мәдәният йортының алыштыргысыз мәдәни оештыручысы булып тора. Читтән торып мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә белем ала. Күп еллар инде авыл биләмәсе һәм районның барлык чараларында иң актив катнашучы “Сударушки” урыс фольклор ансамблен җитәкли. Биюләр дә өйрәтә, аның түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар барлык бәйрәмнәрнең төп бизәге булып тора.

Андреевка авылының мәдәният йортында Н.Новикова оештырган туган якны өйрәнү музее бар. «Мин аны безнең горурлыгыбыз дип саныйм, чөнки бу - авыл тарихының бер өлеше. 15 ел дәвамында мин аны бөртекләп җыйдым”, - ди Наталья Михайловна музей белән горурланып.

“Әгәр кешенең таланты бар икән, ул һәрнәрсәдә күренә”, диләр халыкта. Наталья Михайловна милли киемдә курчаклар тегү буенча да бик оста. Үз тәҗрибәсен балаларга өйрәтә, даими рәвештә мастер-класслар үткәрә, үзенең иҗат җимешләре белән төрле күргәзмәләрдә катнаша.

Аның тырыш хезмәте күп санлы Мактау грамоталары һәм Дипломнар белән бәяләнгән. Агымдагы елда «Иң яхшы мәдәният хезмәткәре» республика конкурсында җиңү яулады ул. Натальяның гаиләсе белән дә бәхетле, тормыш иптәше Рөстәм белән өч ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр, оныклары өчен ягымлы картәни-картәти дә әле алар.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас