Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
9 март 2025, 07:00

Һөнәрен яратып башкара

Русия социаль фондының Башкортстан Республикасы буенча бүлекчәсендә зур тәҗрибәсе булган, пенсия яки башка түләүләргә кагылышлы төрле хәлләрдә ярдәм итәргә, теләсә кайсы мәсьәләне хәл итәргә сәләтле белгечләр эшли.

Һөнәрен яратып башкараҺөнәрен яратып башкара
Һөнәрен яратып башкара

Пенсия, пособиеләр билгеләү һәм түләү, клиентларга хезмәт күрсәтү, пенсия һәм социаль өлкә яңалыклары белән халыкны даими таныштырып бару, бер тапкыр бирелә торган акчалата һәм социаль түләүләрне башкару - һәммәсе дә социаль фондның район бүлекчәсе хезмәткәрләре җаваплылыгында. Әлфия Хәбирова идарәдә җаваплы вазифаларның берсен башкара, ул - пенсия түләү бүлегенең баш белгеч-эксперты.

Аның хезмәт эшчәнлеге 2001 елда башлана. Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган белгеч хезмәт юлын Яркәй авыл советында яшьләр эше буенча белгеч буларак башлый. 2004 елдан башлап Әлфия Ринат кызы Пенсия фондында хезмәт сала. Пенсияләрне һәм законнарда билгеләнгән башка пособиеләрне, компенсацияләрне үз вакытында билгеләү һәм озайту, шулай ук аларны яңадан исәпләү, финанс документларын вакытында һәм сыйфатлы рәсмиләштерүне һәм җибәрүне тәэмин итү, гражданнарның гаризаларын һәм хатларын вакытында һәм сыйфатлы карау, аларны дөрес һәм тулысынча хәл итүне тәэмин итү, аларга җавап проектларын әзерләү, пенсияләрне, пособиеләрне һәм компенсацияләрне түләүнең дөреслеген, шулай ук гамәлдәге законнар нигезендә пенсионерларга бирелгән социаль гарантияләрнең һәм ташламаларның тулылыгын тикшереп тору-болар барысы да әлеге белгеч җаваплылыгында булган һәр көнне башкара торган күләмле эшләр.

Өлкән буын хакына күпкырлы эш башкаручы буларак, ул үзенә йөкләтелгән бурычны намус белән үти, пенсия түләү системасындагы үзгәрешләрне, яңалыкларны дөрес итеп һәм вакытында тормышка ашыру юнәлешендә эзмә-эзлекле эш алып бара.

Гаиләсе белән дә үрнәкле Әлфия, тормыш иптәше Марат белән ике кыз үстерәләр, алар Югары Яркәйдәге беренче гимназиядә бары тик яхшы билгеләргә укый, бию белән шөгыльләнәләр.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас