Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
12 март 2025, 04:00

Бәйрәм котлавы

«Маяк» гәзите редакциясе коллективы һәм ветераннары! Районыбызның «Маяк» гәзитенә нигез салынуга 90 ел тулу уңаеннан ихлас күңелдән котлыйм.

Бәйрәм котлавыБәйрәм котлавы
Бәйрәм котлавы

Үз тарихында гәзит бик күп үзгәрешләр аша уза, торган саен әһәмиятлерәк һәм абруйлырак була бара.
Журналистлар буыннары үзгәрә, әмма аның иҗади рухы һәм районда барган барлык мөһим вакыйгаларны объектив яктыртуы үзгәрешсез кала.

Бу көнне редакция ветераннарына аерым рәхмәт әйтәсе килә. Аларның һәркайсы төрле чорларда район үсешенә үз өлешен кертте. Шулай ук үз иҗаты белән уртаклашкан, гәзит тормышында актив катнашкан, аның һәр чыгарылышынбай һәм кызыклы итүгә үз өлешен керткән авыл хәбәрчеләренә аерым рәхмәтлемен.

Бүген, мәгълүмати технологияләр чорында да гәзит кирәкле булып кала, сорау белән куллана. Шунысы мөһим, дус коллектив басма традицияләрен һәм үзенең кабатланмас стилен саклап, үсүен дәвам итә.

«Маяк» гәзите хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек, иминлек, бетмәс-төкәнмәс иҗади энергия, илһам, яңа идеяләр, тугры язылучылар һәм укучылар телим!

Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас