Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
12 март 2025, 11:15

Ветераннарыбыз хөрмәткә лаек

Район гәзитенең беренче санын чыгаруда 2 кеше генә эшләсә, соңгы елларда предприятиенең эш даирәсе киңәйде, коллективта эшләүчеләр саны артып, ветераннар сафы да шөкер, ишәйде.

Ветераннарыбыз хөрмәткә лаекВетераннарыбыз хөрмәткә лаек
Ветераннарыбыз хөрмәткә лаек

Предприятиенең ветераннар советы 20 хезмәт ветеранын берләштерә. Алар коллектив белән даими элемтәдә тора. Предприятие җитәкчелеге аларның тормыш - көнкүреше белән кызыксынып, кирәкле ярдәмне күрсәтергә тырыша.

Сез рәсемдә күргән ветераннар (1нче рәт, сулдануңга) Рәмзия Хәдимуллина, Рәйлә Заһертдинова, Фирдәүсә Маликова, Эрнест Каһиров, Гөлфинә Сәлимова, Зөлфия Дәүләтшина, Флүрә Хәкимова, (2 рәт) Флорида Батталова, Флорида Фәхретдинова, Рифер Хәсәнов, Рәсил Нурыев, Зәлифә Исламова, Ирина Тимерханова, Зилә Маткулова коллектив белән тыгыз элемтәдә яши, коллективтагы яшьләргә киңәшләре, акыллы фикерләре белән ярдәм итә, аерымнары предприятиенең һәм районның җәмәгать тормышында актив катнашалар.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас