Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
15 март 2025, 10:15

Хәрби туганлык һәрвакыт сафта

Бүгенге көндә ватанпәрвәрлек темасы көн үзәгендәге мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бу җәһәттән безнең районда нинди эшләр башкарыла, нинди акцияләр тормышка ашырыла? Әлеге сорауларга җавап алыр өчен «Хәрби туганлык» ветераннар җәмәгать оешмасы рәисе, Русия Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча полиция бүлегенең отставкадагы подполковнигы, яугир-интернационалист Фларис Нурлыгаяновка мөрәҗәгать иттек.

Хәрби туганлык һәрвакыт сафтаХәрби туганлык һәрвакыт сафта
Хәрби туганлык һәрвакыт сафта

- Фларис Тимермәлих улы, оешма белән кыскача гына таныштырып үтсәгез иде.

- Агымдагы елда оешмага – 10 ел. Районда «Хәрби туганлык» ветераннар җәмәгать оешмасы 2015 елның 11 мартында булдырылды. Аның максаты – яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү; Бөек Ватан сугышы, хәрби хәрәкәт, хезмәт, хокук саклау органнары һәм дәүләт хезмәте ветераннарының һәм инвалидларның, аларның һәм хәрби хезмәттә мәрхүм булганнарның гаилә әгъзаларының, шулай ук башка категория гражданнарның хокукларын һәм ихтыяҗларын яклау, тәкъдим итү; ветераннар дуслыгын, үзара ярдәм итүне һәм хезмәттәшлекне ныгыту һ.б. Бүгенге көндә оешмада 125 әгъза исәпләнә.

- Оешманың эшчәнлеге хакында нәрсәләр әйтер идегез?

- Менә 10 ел инде, безнең оешма әгъзалары районыбызның иҗтимагый тормышында даими катнаша, төрле чараларның уртасында кайнап, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына ярдәм итү, һәлак булган сугышчылар истәлеген мәңгеләштерү, балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү мәсьәләләре буенча актив эшчәнлек алып бара. Шулай ук Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булганнарны озатудагы матәм чарасында катнашабыз. Оешма әгъзаларына төрле дәваханәләрдә дәвалану чараларын оештырырга тырышабыз. Оешма әгъзаларын бушлай санаторийга җибәрү каралган. 14 егетебез Самара шәһәрендәге санаторийда сәламәтлеген ныгытса, бер төркеме район үзәк дәваханәсендә дәвалау курслары үтте.

- Сезнең оешмадагы кешеләр, алар кем?

- Алар барлык кайнар нокталарда хезмәт иткәннәр – Әфганстан, Таджикстан, Чечен һәм башкалар. Бүгенге көндә иң хәрби иҗтимагый оешма булып торабыз.

Без мәктәпләр, Башкорт аграр-технология колледжы белән актив эшлибез, бер генә чарадан да баш тартмыйбыз, балаларга өлкән буын тәҗрибәсеннән чыгып, кыйммәтле истәлекләрне тапшырабыз. Без җиңүчеләр буыны, бөек үткәнебез бар, һәр яшь кеше үзенең русияле булып туганын аңларга тиеш, дибез. Нинди генә авырлыклар булуга карамастан, барыбер җиңү белән чыгачакбыз, моңа ышанырга кирәк.

- Сез яшьләрне патриотик тәрбияләү белән шөгыльләнәсез, алар белән бергә хәрби юнәлештәге төрле чаралар оештырасыз.

- Тырышабыз. Агымдагы елда барлык мәктәпләрдә, балалар бакчаларында очрашулар, батырлык дәресләре, төрле сыйныф сәгатьләре уздыруга лаеклы өлеш керттек. Укучылар белән очрашып, армиядә булган хәлләр белән бүлештек, хатирәләр белән уртаклаштык, солдат тормышы белән таныштырдык. Хәрби дан, Ватанны саклаучылар, Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән русиялеләрне искә алу көннәре үз югарылыгында уздырылып, һәйкәлләргә чәчкәләр салынды. Шуны да билгеләргә кирәк, балалар белән бергә үткәргән чаралар, беренче чиратта, алар өчен кызыклы һәм белемле булырга тиеш. Мәсәлән, әгәр бу җыен икән, димәк анда ниндидер ату, чыдамлык ярышлары һәм башка шундый нәрсәләр булырга тиеш. Шул ук вакытта командада сафларда йөрү - бу да коллективны аңлау өчен мөһим һәм армиядә кирәк булачак.

- Армия дигәннән, һәркем анда хезмәт итәргә тиешме?

- Әйе, ул ир-егет булса. Армия, япь-яшь егеттән кыю ир-атларга әверелеп кайта торган чыныгу урыны ул. Анда хезмәт итеп кайткан егетләр элек-электән үк абруйлы саналган. Солдатка алынырга яраклы булдыңмы, димәк, син сау-сәламәт, таза егет. Армия характерны, ныклы ихтыяр көче тәрбияли. Болар тормыш өчен иң кирәкле сыйфатларның берсе. Гомумән, әйтергә теләгәнем шул: армия - һәр ир-егет өчен зур тормыш мәктәбе ул.

- Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез белән хәбәрдармы?

- “Хәрби туганлык» оешмасы кораллы конфликт зоналарында булган хәрбиләргә һәрвакыт шефлык ярдәме күрсәтә, авыр тормыш хәлендә калганнарга яки хәрби хәрәкәтләр нәтиҗәсендә зыян күргәннәргә ярдәм итә. Ләкин махсус хәрби операция шартларында әлеге эш аерым әһәмияткә ия булды. Башкорт батальоны сугышчылары һәм мобилизацияләнгәннәр махсус хәрби операциягә юнәлү белән, район белән берлектә гуманитар ярдәм җыеп җибәрү буенча оештыру мәсьәләләрен хәл итүгә керештек. Шунысы сөенечле, илешлеләр махсус хәрби операциядәге егетләребезгә бик теләп, актив ярдәм итә, һәркем кулыннан килгәнчә булышлык итәргә тырыша. “УАЗ” машинасын ремонтлап, сугыш яланында йөрү өчен яраклаштырып, СВОда катнашкан егетләребез Камил Мостафин, Алмаз Маннанов һәм үзем якташларыбызга илтеп тапшырдык. Шулай ук ике генератор, бензин пычкысы һ.б. кирәкле әйберләр алгы сызыкка озатылды. Әлеге вакытта “Хәрби туганлык” оешмасының 10 әгъзасы махсус хәрби операциядә катнаша.

Даими рәвештә “Башкорт ирекле” батальоны егетләре белән генә түгел, ә безнең мобилизацияләнгәннәр белән дә элемтәдә торабыз. Мөмкинлеккә карап, шалтыратып, сөйләшеп тә алабыз. Шунысы сөенечле, яудагы егетләребез “Әгәр син ир-егет икән, туган җиреңне, гаиләңне, илеңне якларга тиеш, башкача булуы да мөмкин түгел” дигәнне максат итеп куйганнар.

- Оешманың актив әгъзалары дип кемнәрне әйтер идегез?

- Алик Рахманов, Фәрист Хәбибуллин, Данил Шәһабетдинов, Камил Мостафин, Илфат Билалов, Ирек Гафаров, абыйлы-энеле Рәфит һәм Рәмил Ахуновлар, Рәзиф Маннанов, Нургали Халиков, Рәфит Ахунов, Зәйтүн Закиров, Илдар Габдрахимов, Рөстәм Кәбиров, Рәмис Сөләйманов, Физрат Хәсәнов, Фәтих Нафыйков, Раил Әхмәзтдинов, Айдар Әхмәтшин, Марат Басыйров, Илүс Фаязов, Фәнүс Даутов, Илсур Мостафин, Газинур Мәгъдановларны атар идем. Нинди генә эшкә алынмасыннар – тиешенчә башкарып чыгалар.

- Фларис Тимермәлих улы, киләчәккә планнарыгыз нинди?

- Киләчәктә дә ветераннар, инвалидлар һәм мәрхүм булганнарның гаиләләре белән эшләүне дәвам итәчәкбез. Үсеп килүче буында хәрби-патриотик, әхлак тәрбиясе булдыру да - төп бурычыбыз. Төрле файдалы һәм мавыктыргыч очрашулар уздыруны да планга кертәбез.

- Әңгәмәгез өчен, рәхмәт, уңышлар сезгә.

Әңгәмәдәш – Лира ШАМИЛЕВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас