Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
15 март 2025, 06:00

Районда - «Хатын-кыз бәхете территориясе»

Башкортстан Башлыгы грантына республикада тормышка ашырыла торган 44нче тапкыр узучы проектны Илеш районы кабул итеп алды, биредә 600 кеше катнашты. Чара, гадәттәгечә, «Бәхет территориясе» хәйрия фонды тарафыннан Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы белән берлектә үткәрелде.

Районда - «Хатын-кыз бәхете территориясе»Районда - «Хатын-кыз бәхете территориясе»
Районда - «Хатын-кыз бәхете территориясе»

Чараның максаты - хатын-кызларга үзләрен уңайлылык, игътибар һәм җылылык атмосферасында тою мөмкинлеге бирү, үз-үзеңне, хатын-кызларның табигатен танып белү, үз мәсьәләләрен хәл итү өчен экспертларны һәм белгечләрне җәлеп итеп, мәйданчык оештыру.

Район мәдәният сараенда бу көнне гүзәл затлар өчен тормышның мөһим өлкәләрен үз эченә алган төрле территорияләр оештырылды: сәламәтлек, гаилә, балалар, үзара мөнәсәбәтләр һ.б. Проект кысаларында лекторияләр, мастер-класслар, белгечләр консультацияләре уздырылды.

«Хөрмәтле илешлеләр!

«Хатын-кызлар бәхете территориясе» ачык академиясе проекты бер генә урында да бәйрәм алдыннан оештырылганы булмады. Сезнең район - үзенчәлекле, шуңа да без бәйрәм көнен аеруча билгеләп үтәргә уйладык. Сезнең районның иң зур байлыгы- кешеләр. Нәрсә эшләсәгез дә ихлас күңел белән эшлисез. Бүген без сезнең өчен шундый киңлек оештырдык, анда төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре, төрле мәнфәгатьләрдәге хатын-кызлар җыелды, танышты, кыйммәтле мәгълүмат алмашты. Проектыбызның төп бурычы – имин үсәргә, укырга, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә, бер-береңә ярдәм күрсәтергә, ресурслар белән тулыланырга мөмкин булган хатын-кызлар бергәлеген булдыру», - дип сәламләде катнашучыларны ачык академия авторы, «Бәхет территориясе» хәйрия фондының Попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбирова.

«Хатын – кыз бәхете территориясе» аерым территорияләргә бүленде. Райондашлар бер көн эчендә уннан артык мәйданчыкта булдылар, анда файдалы белемнәр алдылар, яңа күнекмәләр үзләштерделәр. “Үз-үзеңне танып белү территориясе”ндә сәламәтлек, яшьлек, матурлык, гаиләдәге мөнәсәбәтләр турындагы актуаль темаларга лекцияләр тыңладылар, бәхет серләрен белделәр.

Якташыбыз, «ОПОРА России» кече һәм урта эшкуарлык Гомумрусия иҗтимагый оешмасының Башкортстан төбәк бүлеге советы рәисе Ләйсән Николаева үз тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм «Үз эшеңне тормышка ашыру мөмкинлеге буларак» темасын яктыртты. Табиб-диетолог, нутрициолог, блогер Регина Доктор тиз арада, дөрес итеп ябыгу серләре турында сөйләде, файдалы киңәшләрен бирде.

Республиканың әйдәүче табиблары: Уфа шәһәренең «6 нчы балалар поликлиникасы» БР Дәүләт бюджет учреждениесе баш табибы, БР сәламәтлек саклау министрлыгының балаларга амбулатор ярдәм күрсәтү буенча штаттан тыш баш белгече Лиана Савина, Уфа шәһәренең 6 нчы балалар поликлиникасы табиб-эндокринологы, медицина эксперты Лилия Кузина, профессор, медицина фәннәре кандидаты, Республика клиник онкология диспансеры табибы Камил Ганцев хатын-кызлар һәм ир-егетләр сәламәтлеген саклау буенча фәһемле киңәшләрен бирде. Психологик тотрыклылыкны һәм менталь сәламәтлекне саклау турында клиник психолог, балалар-ата-аналар, партнерлык һәм социаль мөнәсәбәтләр өлкәсендә практик психоаналитик, «ЮМ» үзара аңлашу мәктәбенә нигез салучы Юлия Хәкимова сөйләде.

Сәламәтлек территориясе»ндә республиканың әйдәүче белгечләре эшләде: табиб-флеболог, табиб-маммолог, табиб-ревматолог, табиб-эндокринолог; мануаль терапевт, кинезиолог; балалар табиб-гинекологы, балалар табибы аллергологы, балалар табибы-неврологы, балалар табибы-ортопеды, балалар табибы-гастроэнтеролог, Аутик спектр бозылуы булган балалар өчен менталь сәламәтлек үзәге белгечләре, Уфаның 3 нче балалар стоматология поликлиникасы стоматологлары алдан язылу буенча бушлай консультацияләр уздырды.

«Сәламәт яшәү рәвеше территориясе» мәйданчыгы чарада катнашучыларның игътибарын аеруча җәлеп итте - биредә өлкәннәр өчен “Җиңел бул!” табиб күзәтүе астында авырлыкны киметү программасына старт бирелде. Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге табиблары бу көнне үзләренең физик формасын яхшыртырга теләүчеләр өчен консультация үткәрде, пациентлар экспресс кан анализы тапшырды, биомпеданста тән составын анализлау процедурасын үтте.

«Ачышлар территориясе» спикерлары көндәлек һәм шул ук вакытта хатын-кызлар өчен һәрвакыт кызыклы темаларны яктырттылар. Хуҗабикә өчен экспресс-меню булдыру һәм көнкүреш процессларын оптимальләштерү буенча киңәшләр турында “Tugan Home” кибете җитәкчесе Оксана Мөнирова һәм «Порядоктайм» клининг компаниясе җитәкчесе Алина Ныркова сөйләде. Бакчаны һәм йорт яны участогын төзекләндерү буенча тәкъдимнәр белән «Версаль» бакча үзәгенең ландшафт дизайнеры Ольга Дәүләтова уртаклашты. Матурлык лекториясе стилист Юлия Чувилинаның бюджетка зыян китермичә ничек стильле күренергә кирәклеге турындагы мастер-классы белән тәмамланды.

“Ярдәм итү территориясе” СВОда катнашучыларның тормыш иптәшләрен, һәм әниләрен үзенә җыйды. «Путь к себе» Арт-терапиясен Башкортстан Республикасының Атказанган рәссамы, Русия һәм БР Рәссамнар берлеге әгъзасы, арт-терапевт Раушания Бәдретдинова үткәрде. Арытаба СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары буенча брифинг оештырылды. Төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре: БР Гаилә һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Ольга Кабанова, БР буенча «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды филиалы җитәкчесе урынбасары Альвер Зөбәеров, БР Мәгариф министры урынбасары Инесса Косолапова, БР Республика балалар клиник дәваханәсе баш табибы, БР сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече, педиатр Людмила Семавина финанс, медицина, социаль һәм юридик ярдәм турындагы сорауларга җавап бирде.

Укытучыларны һәм табибларны укытуга аерым игътибар бирелде-һөнәри күнекмәләрне һәм шәхес сыйфатларын үстерүгә багышланган махсус лекцияләрне «Һөнәри үсеш территориясе» спикерлары укыды. Психоаналитик Юлия Хәкимова психологлар һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре өчен “Балалар белән конфликтлы хәлләрне ачыклау һәм хәл итү. Буллингны ничек булдырмый калырга, һәм ул инде сыйныфта барлыкка килгән икән, нишләргә” дигән практик дәрес бирде. Өлкәннәр һәм балалар эндокринологы-диетологы, медицина эксперты Лилия Кузина табиблар өчен «Туклану программасында пациентларны алып бару» темасына лекция үткәрде.

Район мәдәният сарае янында якты төсләр белән бизәлгән күчмә стоматология комплексы эшләде. Гүзәл затлар «Матурлык территориясендә» эшләүче визажистлар һәм стилистлар ярдәмендә чәчләрен һәм макияжларын үзгәртә алдылар.

Район мәдәният сараеның икенче катында урнашкан «Һөнәрләр территориясе»ндә оста һөнәрчеләрнең уникаль күргәзмәсе тәкъдим ителде. Биредә бәйрәмгә килүчеләр кул эшләре сәнгате белән танышты, иҗат белән илһамланып, үзләренә, якыннарына оригиналь бүләкләр сатып алды. Кул эше осталары халыкка балалар белән уйнау өчен үз куллары белән ясалган курчаклар, бәйләү, чигү, милли кием һәм этник аксессуарлар ясауны тәкъдим иттеләр. Шнурдан ясалган сумкалар, ротангтан үрелгән кашполар, фаомеран изделиеләр, гипстан декоратив савытлар, бәйләнгән аксессуарлардан алып ювелир бизәнгечләргә кадәр-һәркем үзенә ошаган әйберне тапты.

“Тәм территориясе”ндә Илеш уңганнары әзерләгән төрле сырлар, шоколадлар, десертлар, икмәк-булка изделиеләрен алырга мөмкин иде.

Чарага йомгак ясап, «Хатын-кыз бәхете территориясе» ачык академиясе чарасын яхшы оештырган өчен Каринэ Хәбирова муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафинны Академиянең Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Арытаба телевидение алып баручысы Дмитрий Каретко катнашучылар өчен традицион лотерея уенын оештырды.

БР Башлыгының Грантлар фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган күркәм чараның финалы гүзәл затларга иң матур бүләк буларак, Башкортстанның атказанган артистлары, якташларыбыз Алмаз һәм Айдар Юнысовлар концерты белән тәмамланды.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Районда - «Хатын-кыз бәхете территориясе»
Районда - «Хатын-кыз бәхете территориясе»
Районда - «Хатын-кыз бәхете территориясе»
Районда - «Хатын-кыз бәхете территориясе»
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас