“Аек авыл” республика конкурсы төбәктә Бөтендөнья башкортлары Корылтае башлангычы белән 2019 елдан үткәрелә. Аның төп максаты аек һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, халыкны иҗтимагый эшчәнлеккә җәлеп итү, игелекле эшләргә дәртләндерү.
Чара Кужбахты авыл мәдәният йортында башланды. Кунакларны зурлап, жыр-биюләр белән «Актирәк» леләр икмәк-бавырсаклар белән каршы алды. Чарада Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясенең өстәмә белем һәм инновацион үсеш департаменты башлыгы, жәмәгать палатасы әгъзасы Тимур Вәлитов, Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы баш белгече Гөлнур Гильметдинова, Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы бүлек начальнигы Айгөл Гайсина, Илеш районы Башкортлар корылтае рәисе Илшат Сибәгатуллин, район Советы секретаре Игорь Никифоров катнашты.
Комиссия фойеда урын алган музей һәм кул эшләре күргәзмәсе белән җентекләп танышты, авылның оста куллы кешеләре эшенә югары бәя бирде. Кунакларга авылның тарихы, биредә туып-үскән язучы-галимнәр турында мәгълүматлар танышу да бик фәһемле булды.
СВОга ярдәм итүдә кужбахтыларның өлеше бик зур. Залда да маскировка челтәрләре бәйләү, окоп шәмнәре эшләүне күрергә була иде. Әйтергә кирәк, авылдашлар тарафыннан 371 метр челтәр, 270 окоп шәме, 300 мең сум акча, әйберләтә ярдәм күрсәтелгән, һәм бу эш бик актив рәвештә дәвам итә. Украинада геройларча һәлак булган яугир анасы Вәзихә Мөхәметдинова үзенең уй-кичерешләре белән уртаклашып, тирән эчтәлекле шигырен укыды. Фойеның бер стенасын яңа эшләнгән зур панно бизи - ул сугыш тематикасын яктырта, аны оста рәссам Рөстәм Саттаров тасвирлаган.
Авыл халкы да күп җыелды бу күркәм чарага-тамаша залында район мәдәният сарае хезмәткәрләре, үзешчән сәнгать коллективлары тарафыннан зур концерт программасы күрсәтелде. Кунаклар сәхнәгә күтәрелеп, кужбахтылыларга үзенең уй-теләкләрен җиткерде, иң актив эшләүчеләргә Башкортстан Корылтаеның Рәхмәт хатларын тапшырды. Биләмә башлыгы Азат Йосыпов 100 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Бер үк вакытта каток мәйданчыгында командалар арасында хоккей уеннары кызганнан-кыза барды. Кужбахты авылы ир- егетләре һәм биләмә башлыклары арасында чын-чыннан ярыш кызды һәм беренче урын кужбахтыларда булды. Уенчылар да, җыелган халык та рәхәтләнеп ял итте. Казаннар асып, һәркем пылаудан, хуш исле чәйдән авыз итте. Урамда оештырылган өстәлләрне, аш-суны әзерләүдә «Игенче» КФХсы, мәктәп, балалар бакчасы коллективлары, фельдшер-акушерлык пункты, почта хезмәткәрләре һ.б. күп көч салды.
Арытаба кунаклар Кужбахты мәктәбендә булды. Биредәге СВО музее белән аны оештыручы һәм җитәкчесе Илдар Хөснуллин бик җентекләп таныштырды. Музей - авылда гына түгел, ә районда бердәнбер, һәрдаим яңа экспонатлар белән тулыланып тора.
Үткән чара һәм башкарылган эшләр кунакларда бик яхшы тәэссоратлар калдырды. «Аек авыл» конкурсының республика этабында уңышлы катнашып, Кужбахты авылы югары бәя алыр, дип ышанабыз.
Рәмилә НУРГАЛИЕВА. Кужбахты авылы.