Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
16 март 2025, 06:00

Илебезне яклаучыларның даны мәңгелек

Агымдагы ел Русиядә Ватанны яклаучылар елы булса, Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы дип игълан ителде. Бу уңайдан район үзәкләштерелгән китапханәдә «Җиңү данын илнең солдатлары гасырларга алып барырлар» дип исемләнгән “Ағиҙел” журналының баш мөхәррире Мөнир Кунафинның «СВОими глазами» китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Анда автор үзе, шагыйрә, журналист, тәрҗемәче, Русия әдәбиятчеләр берлегенең Уфа филиалы җитәкчесе «Ағиҙел» журналының әдәбиәт бүлеге мөхәррире, халык – ара шигьри конкурслар лауреаты Гөлнара Хәлфетдинова, район мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Әхмәдиев, райондашлар, укучылар катнашты.

Илебезне яклаучыларның даны мәңгелекИлебезне яклаучыларның даны мәңгелек
Илебезне яклаучыларның даны мәңгелек

Украинадагы махсус хәрби операция башлану белән курку белмәс ир-егетләребез илебез сагына басты. Алар бүгенге көндә үз бурычларын намус белән үти. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү максатында республикабызда “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” патриотик акциясе киң колач алды. Әлеге изге гамәлләргә кушылып районыбыз халкы да зур көч сала.

Илебез катлаулы чор кичергәндә, махсус хәрби операция барган заманда, рухиятебез илчеләре булган язучылар, шагыйрьләр, журналистлар читтә калып, ваемсызлык күрсәтә алмый Ватаныбыз мәнфәгатьләрен саклап, кулына корал алган якташлар янына барып, аларның күңелен күреп, рухын күтәреп кайтуны үзләренең бурычы дип санаучылар күп.

Мөнир Кунафин махсус хәрби операция биләмәсенә барып кайта. Анда яугирләр белән очрашып, эчкерсез әңгәмәләр корырга, аларның яу, яшәү шартлары белән танышырга, хәтта бер казаннан ашап, бер блиндажда йоклап йөрергә мөмкинлек була. Мөнир Сәхиулла улына «Бер гомер җитми икән..» һәм «Кызарып чияләр пешкән мәл иде» юл очерклары өчен Шаһит Ходайбирдин ис. Республика премиясе тапшырыла.

«СВОими глазами» китабы 2024 елда Зәйнәп Биишева ис. «Китап» нәшриятендә урыс телендә 700 данә тираж белән басылып чыга. Әлеге басма тирән эчтәлекле, фотоларга бай. Анда очерклар, интервьюлар, репортажлар сугыш геройларының батырлыклары гына түгел, фронттагы авыр көнкүреш, аларның туганнары һәм якыннарының тылдагы борчылулары да бар. Ул «Китап бәйрәме» Халыкара китап ярминкәсе кысаларында «Урал батыр җирендә Ел китабы» конкурсының «Геройлар вакыты» номинациясендә махсус диплом белән бүләкләнә.

Кичәне Рөстәм Флүр улы ачып, китапның әһәмияте турында бәян итеп, киләчәктә дә уңышлар теләде. Район үзәкләштерелгән китапханә директоры Айгөл Якупова киләчәк буынны тәрбияләүдә басманың роле зур булуын билгеләп, иҗади уңыш теләде. Мөнир Кунафин үз чыгышында илешлеләргә, әлеге күркәм чараны оештыручы Айгөл Сәлихҗан кызына, Клара Хәсәнҗан кызына рәхмәтен белдерде.

Илешлеләр, һәр вакыттагыча, китап укуда актив. Күпләр, районга өч кенә данә кайтарылуга карамастан, китапның эчтәлеге белән танышып өлгергән. Директорның тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча киңәшчесе Илмира Кашапова, ветеран укытучы Фәнүзә Мансурова авторга үз фикерләрен һәм тәэссоратларын бүлеште. «Кызарып чияләр пешкән мәл иде...» очеркгыннан өзекне, Әлфия Вәлиева укып ишеттерде. «Сәләт» Бөтенрусия телевизион халык иҗаты фестивале лауреаты Эльмира Насыртдинова үзе язган шигырьне укыды. Үз чыгышында район оператив штабы начальнигы Илдар Хөснуллин яугирләргә гуманитар ярдәм күрсәтелеп торуын, районда, республикада беренче булып, СВОда катнашучыларга багышланган музей ачылуын әйтеп үтте.

Кичәдә китап сөючеләр белән бергә урындагы “Балкыш” әдәби оешмасы әгъзалары да актив катнашты. Оешма җитәкчесе, РФ һәм БР Журналистлар союзы әгъзасы, С.Поварисов ис. премия лауреаты, махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Айдар Тимерхановның әнисе Гөлфинә Сәлимова: ”Әлеге чара бик тә фәһемле, уйланырга мәҗбүр итә. Язмалар тормышның кадерен ныгырак белергә өйрәтә, аеруча, яшьләр арасында тәрбия эшләре алып барырга кулланма булып тора”, - диде.

Кичәне “Илһам” әдәби-музыкаль клубы җитәкчесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Хәлиуллина әзерләп, оста итеп алып барды.

Чара азагында якташыбыз Ринат Хәйри шигырьләрен яттан сөйләү буенча төбәкара бәйге җиңүчеләренең тагы бер өлешен тәбрикләү булды.

Лира ГӘРӘЕВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас