Районда «Уют», «Илешжилсервис”, “Агроил”, “Водолей” җәмгыятьләре халыкны хезмәтләндерүдә уңышлы гына эшләп килә.
«Уют» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять 79 күп фатирлы, 6 шәхси йортларда яшәүчеләрне, социаль объектларны, 162 оешма-предприятиене җылылык энергиясе белән тәэмин итә.
2023-2024 елгы җылыту чоры авариясез үткән. Сезон үткәч, үзәк котельныйда һәм җылылык челтәрендә ремонтлар башланып, ул көзге-кышкы чорга әзерлек буенча алдан расланган планга ярашлы башкарыла.
Бүгенге көндә «Уют» җәмгыятьнең финанс хәле тотрыклы. Предприятиенең энергия ресурсларын тәэмин итүчеләргә түләү мөмкинлеге бар. Бүгенге көндә торак-коммуналь хуҗалыгы инфраструктурасын үстерү һәм өзлексез эшләүне тәэмин итү өчен коллективта 29 кеше эшли. Предприятие штаты комплектланган, хезмәткәрләр укытылган, аттестацияләнгән.
Хезмәт хакы буенча бурыч юк. Тотрыклылык хакына коллектив киләчәктә дә нәтиҗәле эшләргә әзер тора. Бездә үз эшенә тугры, квалификацияле осталар эшли. Аларның күбесе бәйрәмнәрне эш урыннарында билгели.
«Илешжилсервис» җәмгыяте күп фатирлы йортлар белән идарә итү, торак фондын хезмәтләндерү һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә безнең карамакта 41,5 мең кв.м мәйданлы 52 күп фатирлы йорт исәпләнә. Коллективта 10 хезмәткәр исәпләнә.
Узган чорда халыктан 2445 гариза кабул ителеп, алар үзвакытында хәл ителде.
Торакны тоту буенча хәтсез чаралар күрелде. Шул рәвешле, йорт эчендәге җылылык, су агызу, салкын су белән тәэмин итү, күп фатирлы йортларның гомум милкенә караган электр челтәрләренә хезмәтләре, гомум мөлкәтен карап тоту һәм ремонтлау буенча башка эшләр буенча 5604 мең сумлык башкарылды.
Наил ГАЙНУЛЛИН, “Уют” һәм “Илешжилсервис” җәмгыятьләре директоры.