Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
20 март 2025, 09:10

Хезмәте белән хөрмәтле

Районыбыз мактаулы тормыш юлы үткән шәхесләргә, хезмәт батырларына бик бай. Дистә еллар редакциядә урыс дубляжы буенча мөхәррир урынбасары вазифасын башкарган, Югары Яркәйдәге икенче урта мәктәптә 30 елга якын балаларга белем биргән югары квалификация категорияле урыс теле һәм әдәбияты укытучысы, хезмәт ветераны Рәйлә Галиулла кызы ЗАҺРЕТДИНОВА лаеклы тормыш юлы үткән. Бүген ул үзенең 70 яшьлек күркәм юбилеен каршылый.

Хезмәте белән хөрмәтлеХезмәте белән хөрмәтле
Хезмәте белән хөрмәтле

Рәйлә ханым хезмәтен бар күңелен, тырышлыгын биреп башкара. Укучылары район, республика олимпиадаларында призлы урыннарны яулый. Аның намуслы хезмәте күпләгән Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, Дипломнар белән бәяләнә. Ветеран укытучы өчен аларның барысы да якын һәм кадерле. Ә иң кадерлесе – “Башкортстан Республикасы атказанган укытучысы”, “Укытучы-методист” кебек югары исемнәр.

Рәйлә Галиулла кызы Уфа шәһәрендә гади эшче гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Ул математика фәне юнәлеше буенча башкаланың 114 урта мәктәбендә белем ала. Әмма гуманитар фәннәр кызны үзенә ныграк тарта, ул Башкорт дәүләт педагогия институтының филология факультетына кереп, аны тик яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Ташып торган көч-дәрт аны Илеш районына алып килә һәм алдагы бар булмышын, тормышын Югары Яркәй белән бәйли. Ул чактагы район мәгариф бүлеге мөдире Р.Әхмадуллин, Югары Яркәйдәге икенче урта мәктәп директоры З.Гыйззәтуллина яшь белгечкә зур өметләр баглап, эшкә алалар һәм ялгышмыйлар. Ни дисәң дә, мөгаллимә бар булмышын укучыларына багышлады, алар белән бергә яныпкөйде, бергә шатланды. 

Рәйлә Галиулла кызы - тырыш, җаваплы югары профильле укытучының лаеклы өлгесе. Мәктәптә эшләгән елларында балалар белән мөнәсәбәтләрен ышаныч, хөрмәт hәм гәделлеккә нигезләнеп төзи. Хезмәттәшләре hәм чыгарылыш укучылары арасында лаеклы абруй казана.

-Аның дәресләре бик кызыклы үтә иде. Р.Заһретдинова таләпчән булды, бер кайчан да билгеләрне арттырмады hәм барысына да аларны төзәтергә мөмкинлек бирде, — дип зур җылылык белән искә ала аның дәресләре турында чыгарылыш укучылары.

Р.Заһретдинова һәрвакыт башлап йөрүчеләрдән булды. Нәкъ аның инициативасы белән районда иҗади эшләүче укытучыларның “Эврика” клубы эшләп килде, “Ел укытучысы-1991” конкурсында катнашып район данын республика күләмендә уңышлы яклады, БР Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Район “Маяк” гәзитенең урыс телендәге басмасын чыгару мәсьәләсе килеп баскач та, район хакимиятенең һәм “Илишинформцентр” ДУП администрациясенең игътибары районның иң көчле тел белгече булган педагогка юнәлтелде. Чөнки мондый үтә җаваплы эшне чын иҗатчы, оста оештыручы, сүз маһиры булган кешегә генә ышанып тапшырырга мөмкин. Рәйлә Галиулла кызы үзе өчен яңа булган, тынгысыз, әмма кызыклы һәм мавыктыргыч эшкә тотына – гәзитнең баш мөхәрриренең дубляж буенча урынбасары була. Һәр мәкаләне, тәрҗемәне күз алдыннан, йөрәге аша үткәрә. Өстәвенә, укымлы һәм көнүзәк мәсьәләләргә бәйле актуаль мәкаләләр язып, район халкының абруен яулый.

Хезмәте белән зур абруйга лаек шәхес булудан тыш, аның сабыр, көчле ихтыярлы, үрнәкле ана булуы күпләргә мәгълүм. Ике кызын тәрбияләп үстереп, югары белем биреп, олы тормыш юлына чыгара. Бүгенге көндә оныклар шатлыгын тоеп яши. 

Хаклы ялда булуга карамастан, Рәйлә Галиулла кызының буш вакыты һич тә юк. Укучыларны төп дәүләт, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләп, шәхси дәресләр бирә. Җәен бакчада яшелчә-җимеш, чәчкәләр үстерү белән мәшгуль.

Бергә эшләгән коллективында үз урынын табып, ихтирамын яулап, кызларына олы таяныч һәм киңәшче, укучыларына бүген дә кирәкле остаз булып, дусларының һәм туганнарының күңел җылысын тоеп яшәгән кеше – чынлап та бәхетле. Олы юбилее уңаеннан юбилярга исәнлек-саулык, сәламәтлек телибез.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас