Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
20 март 2025, 06:00

Мөһим мәсьәләләр каралды

Русия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Римма Үтәшева районга эш визиты белән килде. Республика кунагы сәфәрне Лаяшты һәм Карабаш авылларында «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты ярдәмендә төзелгән фельдшер-акушерлык пунктларын караудан башлады, урыннарда медицина учреждениеләренең эшен яхшырту мәсьәләләре турында фикер алышты.

Мөһим мәсьәләләр каралдыМөһим мәсьәләләр каралды
Мөһим мәсьәләләр каралды

Бу объектлар ерак торак пунктларда яшәүчеләрнең медицина ярдәменнән файдалана алуын тәэмин итүдә мөһим роль уйный.

Римма Әмир кызы район үзәк дәваханәсе коллективы белән очрашып, районыбызның сәламәтлек саклау өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышты. Үз чыгышында ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә, шулай ук күп балалы гаиләләргә ярдәм итү кебек мөһим темаларга басым ясады, югары квалификацияле белгечләргә рәхмәт белдерде һәм профессиональлекләре һәм медицина үсешенә керткән өлешләре өчен поликлиника мөдире, табиб-кардиолог Әлфия Әхмәтова, табиб-терапевт Рәмзия Мөнирова, Исанбай ФАП мөдире, фельдшер Зөлфия Локманованы Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Республика кунагы арытаба мәгариф учреждениеләрен ремонтлау буенча федераль программа кысаларында тулысынча яңартылган Югары Яркәйдәге 4 нче урта мәктәптә һәм «Башнефть» җәмгыяте средстволарына ремонтланган район Балалар иҗат үзәген карады.

Римма Әмир кызы шулай ук районның партия активы белән очрашты, анда мөһим инициативалар һәм киләчәккә планнар турында фикер алышынды. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләренә һәм тормыш иптәшләренә аерым игътибар бирелеп, Дәүләт Думасы депутаты алар белән түгәрәк өстәл артында сөйләште.

Мөһим мәсьәләләр каралды
Мөһим мәсьәләләр каралды
Мөһим мәсьәләләр каралды
Мөһим мәсьәләләр каралды
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас