Айбулат матур табигатьле Калинин авылында Зөлфия һәм Галәветдин Кашаповларның тату гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Әтисе бар гомерен водитель һөнәренә багышлап, Жданов ис.колхозда намуслы хезмәт салса, әнисе хуҗалыкта төрле эшләр башкара.
Айбулат Аккүз урта мәктәбеннән соң, Уфадагы Башкорт дәүләт медицина институтына стоматология бүлегенә укырга керә. Интернатураны Ырынбур өлкәсендәге Бузулук шәһәрендә уза. 1988 елның 25 июлендә район үзәк дәваханәсенең стоматология бүлегендә балалар теш табибы булып хезмәт юлын башлый. Бер елдан соң өлкәннәр теш табибы булып күчерелә. 1995 елда Мәскәүдә белемен камилләштерә һәм район үзәк дәваханәсендә ортопед-ортодонт булып эшли.
А.Кашапов эшләү дәверендә үзен югары квалификацияле, инициативалы, пациентларга һәм хезмәттәшләренә игътибарлы, тикшерү һәм дәвалау ысулларының киң диапазонын ирекле белгән, белгечлеге буенча норматив документацияне төгәл алып баручы итеп күрсәтә. Югары һөнәри осталыгы һәм табиб интуициясе, авыруны дөрес диагностикаларга мөмкинлек бирә.
Шул ук вакытта җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Районда оештырылган смотр концертларында, фестивальләрдә, КВНнарда чыгыш ясый. Илешлеләрне генә түгел, тирә-як күрше районнарны да үзенең моңлы тавышы белән таң калдыра. Шул рәвешле, “Илеш сандугачы -94” район конкурсында беренче урын алып, лауреат була. Бу сәләт аңа әнисе Зөлфия ападан күчкән. Ул да үзәкләрне өзеп җырлавы белән авылдашлары хәтеренә кереп калган.
Теш табибы булу балачак хыялыгыз идеме, дигән сорауга Айбулат Галәветдин улы хатирәләрен яңартып:
- Мин гаиләдә төпчек бала булдым. Бәләкәйдән табиб булырга, кешеләрне дәва-ларга, аларга ярдәм итәргә кызыктым. Аллага шөкер, хыялым тормышка ашты, бүгенге көндә инде үземнең клиникада хезмәт күрсәтәм. Үземнең остазларым Зөһрә Исламова, Зөбәрҗәт Гыймадиева, Илсияр Саттарова, Фәүзия Гомәрова, Гүзәл Фәсхиева, Ришат Сатлыганов, Рәшит Хәҗиповларга хезмәт үзенчәлекләренә төшендергәннәре, төпле киңәшләрен биргәннәре өчен бик тә рәхмәтлемен, - ди ул.
Зур тәҗрибә туплаган табиб 2009 елда үзенең шәхси эшен – “Дента” стоматологиясен ачып җибәрә. Шул ук вакытта район үзәк дәваханәсендә стоматология бүлегендә эшләвен дәвам итә. 2011 елның октябреннән үз эше белән генә шөгыльләнә башлый А.Кашапов.
Район үзәгендә 5 стоматология клиникасы эшләвенә карамастан, “Дента” ны халык үз итә. Клиникада пациентларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен барлык шартлар да бар. Стоматология клиникасы тешләрне дәвалау өчен заманча медицина җиһазлары, корылмалар белән тәэмин ителгән.
Биредә район халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып эшлиләр. Заманча җиһазлар һәм табибның зур тәҗрибәсе халыкка үз вакытында төгәл диагноз куярга, дәвалауны югары дәрәҗәдә нәтиҗәле итеп алып барырга мөмкинлек бирә. Тәҗрибәле шәфкать туташы Гөлнур Хәйбрахманова үз вазифасын зур осталык белән тырышып башкара.
- Теш протезлары кую буенча да заманча материаллар кулланабыз. Тешләрнең төрле катлаулылыктагыларын да дәвалыйбыз, - ди табиб.
Чынлап та, кайсы көнне генә барсаң да, клиникада чиратларның бетеп торганы юк. Кемдер дәвалата, кемдер куйдыру артыннан йөри. Һәрбер кешегә уңай якын килеп, тиешле хезмәт күрсәтү табибның бурычы. Моны яхшы аңлый үз һөнәре остасы.
Шәхси тормышында да бәхетле Айбулат Галәветдин улы. Тормыш иптәше Гөлнара Фәрух кызы белән кулга-кул тотынышып, бер-берсен хөрмәт итеп Югары Яркәй авылында гомер кичерәләр. Кызлары Айсылу белән Зилия гаилә корып, балалар үстерәләр. Уллары Айназ Югары Яркәйдәге беренче гимназиядә 8 сыйныфта белем ала. Бүгенге көндә оныклар сөю бәхетенә ирештеләр.
“Тормыш никадәр катлаулы булса да, кеше үз язмышына үзе, бары тик үзе генә хуҗа. Яшәеше, эш-гамәле белән үзенең исемен акларга, гомер елларын барлаганда, тирән горурлык хисе тоярга тиештер. Бүгенге көндә халыкның мине яратуы, ышаныч белдерүе миңа зур бүләк. Шулай ук яраткан эшемнең, минем өчен өзелеп торучы тормыш иптәшемнең, сөекле балаларымның булуы – минем зур бәхетем”, - ди Айбулат Кашапов.
Юбилеен билгеләүче мәкаләм героена һәрчак шулай пациентларын сөендереп торуын, сәламәтлек, гаилә бәхете, киләчәктә дә уңышлар юлдаш булуын телисе килә.
Лира ГӘРӘЕВА.