Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
23 март 2025, 06:00

Ак халатлы фәрештәбез

Зөлфия Локманова 2019 елдан безнең авылда акушер-фельдшер булып эшли. Ул кыска гына вакыт эчендә авыл халкы арасында мәхәббәт, ышаныч һәм абруй казанды. Изге күңелле һөнәр иясе үз вазифаларына намуслы карый, һәр пациент белән әдәпле һәм игътибарлы мөгамәләдә. Зөлфия Гафиятулла кызы бездән башка тагын ике авылга хезмәт күрсәтә. Эш күп булуга карамастан, һәркемне исемләп белә һәм хәленнән килгәнчә ярдәм күрсәтә.

Ак халатлы фәрештәбезАк халатлы фәрештәбез
Ак халатлы фәрештәбез

Аңа еш кына тәүлекнең төрле вакытында чакыру буенча өйгә килергә туры килә. Без аның бервакытта да кире какмый килүен, кешелеклелеген, профессиональлеген һәм үз һөнәренә җитди мөнәсәбәтен бик югары бәялибез. З.Локманова төп эшеннән тыш, авылның мәдәни-массакүләм чараларында да актив катнаша. Өстәвенә, халык мәнфәгатен кайгыртып, Исанбай авыл Советында депутат булып тора.

Изге күңелле, олы йөрәкле фельдшерыбызга барлык авыл халкы исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез, эшендә уңышлар телибез.

Авылдашлар исеменнән Лифа МОСТАФИНА, Фагыйлә ГЫЙМАЗЕТДИНОВА, Гөлфария ЛАТЫЙПОВА. Исанбай авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас