Бүген эшкуар булу җиңелләрдән булмаса да, почетлы шөгыль булып тора. Ирешелгәннәрдә генә туктап калмыйча, алар күп кенә социаль проблемаларны хәл итә һәм яшәешнең төрле өлкәләренә үзләренең өлешләрен кертә. Мондый талантлы булу, хезмәт сөючәнлек, максатчанлык ихтирамга һәм ярдәмгә лаек, дип уйлыйм.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә яңалыклар кертүче буларак үзен таныткан Наил Фаил улы шушы көннәрдә 60 яшьлек күркәм юбилеен каршы алды. Шуның белән бергә, аның мактанырлык казанышлары да аз түгел. Иң беренче чиратта, тырышлыгын, максатка омтылышлы булуын билгелисе килә. Аның кебекләр турында «Тырышкан - табар, ташка кадак кагар», диләр. Һәм ул кадагын да каккан, кирәген дә тапкан.
Наил Фаил улы Дөмәй авылында интеллигент гаиләдә туа. Әтисе Фаил Әгъләм улы «Биш партизан» колхозында – баш агроном, әнисе Фәһимә Зиннәтулла кызы мәктәптә география фәненнән укыткан. Наил тыныч, яхшы тәрбияле малай, кечкенәдән мөстәкыйль булып үсә. Бертуган апасы Фәйрүзә һәм энекәше Рафаил белән һәрвакыт тату, туган җанлы булалар. Бәләкәй чагында дуслары белән балыкка, су керергә, велосипедта йөрергә ярата. Кечкенәдән үк табиб булырга хыялланып үскән малай, Югары Яркәйдә урта мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлагач, Уфага Башкорт дәүләт медицина университетына «Санитар гигиена» факультетына укырга керә. Биредә дә үзен яхшы талиб итеп күрсәтә һәм һөнәренә ия булгач, юллама буенча Алтай өлкәсенә санитария табибы итеп эшкә җибәрелә. Биредә бик күп яхшы кешеләр белән аралаша, дуслар таба. Әмма туган ягы үзенә тарта аны - билгеләнгән эш вакыты узгач, Уфадагы фәнни-тикшерү институтының берсенә кайтып, кече хезмәткәр белгечлеген үзләштерә. Һәрвакыт теләгенә ирешүчән, бер урында туктап тормыйча, үсеш юлына үрләүче Наил Кашаповны эшкуарлык кызыксындыра башлый. Бу юнәлештә анда акча, байлык туплау түгел, ә тормышны җиңеләйтү, ниндидер новаторлык идеяләрен кертү, үзен сынау кебек максатлар өстенлек ала.
Туган районында үз эшен ачып җибәрергә аңа Алтайдагы дуслык җепләре ярдәм итә. Биредән «Алтай» тракторларына запас частьләр кайтартып, хуҗалыкларга, күрше районнарга реализацияли, хәтта Татарстан Республикасының кайбер районнарын да тәэмин итәргә җитешә. Бу күләмле, чыгымлы эш гаять зур көч, түземлелек таләп итә эшкуардан. Һәр башлангычында аның янында ярдәм кулы сузучы тугры тормыш иптәше Дәнисә, кызлары Олеся, уллары Раил була.
Малтабарларның күрсәткән эше, хезмәт төрләре киңәя - берникадәр капитал туплагач, үзләренең хезмәт күрсәтү челтәрен киңәйтү максатында, М-7 – Уфа-Казан автотрассасының Югары Яркәй участогында автомобильләрне техник хезмәтләндерү үзәге ачалар. Биредә авыл хуҗалыгы техникасы, комплектлаучы материаллар, запас частьлар сату һәм йөк машиналарын хезмәтләндерү белән шөгыльләнәләр. Техник хезмәтләндерү үзәге район хуҗалыкларына гына түгел, ә автомобиль трассасы аша үткән ерак юлга йөрүче автомобиль водительләре өчен дә уңайлы. Шулай ук «Автодвор» сәүдә-сервис комплексында автотукталыш, шиномонтаждан башка, барлык уңайлыклары булган кафе, кунакханә хезмәтләре күрсәтелә.
Тора-бара район җитәкчелеге Наил Фаил улының тәвәккәллеген күреп, аны «Ремонт-техник предприятиесе» җәмгыяте директоры итеп тәгаенли. Кул астында хәтсез кешене берләштергән коллективны бердәм туплап, һәрберсенә аерым вазифалар йөкли, ремонт сыйфатына бөтен көчне салуны таләп итеп куя җитәкче.
2008 елда районда «НефАЗ» заводы филиалы ачыла. Биредә автомашиналарга, шул исәптән, «КамАЗ»ларга узел-агрегатлар җыела. Шул еллардан башлап, җәмгыять эшчәнлеген күп яктан яхшыртты һәм киңәйтте.
Бүгенге көндә Наил Фаил улы җитәкләгән “Илеш РТП” җәмгыяте район данын күтәрүдә зур өлешен кертә, аграрийларның үзебездә һәм чит илдә җитештерелгән барлык төр авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерүдә, сафка бастыруда, запас частьләр белән тәэмин итүдә авыл хуҗалыгы производствосын үстерүгә лаеклы өлеш кертүче предприятиеләрнең берсе. Әйтергә кирәк, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлаучы мондый предприятиеләр республикада санаулы гына калды. Шуларның берсе – үз көчләре белән аның эшчәнлеген саклап кала алган „Илеш РТП” җәмгыяте.
Биредә авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау, запас частьләр эшләү һәм реставрацияләү, „КамАЗ“ автомобильләрен капиталь ремонтлау һәм модернизацияләү кебек хезмәтләр күрсәтелә. Составында, йөк машиналарын ремонтлау участогы, тәгәрмәчле тракторлар, механик участок (токарлык цехы), тимер конструкцияләр ясау цехы бар. Безнең һәм күрше районнардан, хәтта Татарстан Республикасыннан АПК предприятиеләре бу хезмәтләрдән актив куллана.
Соңгы елларда җәмгыять үзен район, республика киңлекләрендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге комплексларны проектлау, әзерләү һәм төзү, атап әйткәндә, терлекчелек биналарын, ашлык складларын, тентлы япмаларны һ.б. конструкцияләрне төзүче итеп танытты. Шулай ук комплексларда сыер саву, малларны су эчерү, тирес түгү механизмнары, җиһазларын урнаштыралар. Шул рәвешле, инвестицияләр һәм масштаблар буенча иң зур проектларны – “Урожай” токымчылык заводы, “Мир”, Куйбышев ис. җәмгыятьләрдә, М.Гәрәев ис. кооперативта төрле юнәлешләрдә комплекслар һәм тораклар төзелеше уңышлы тормышка ашырылды.
Хезмәтләндерү предприятиеләре район авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең ныклы терәге булып, мөһим кампанияләр вакытында ныклы ярдәм күрсәтә. Яшәешне алардан тыш күз алдына китерүе дә авыр.
Бәйрәме уңаеннан аңа яңадан-яңа үрләр, башлангычлар юлдаш булсын. Бүгенге көндә - кадерле, яраткан тормыш иптәше, лаеклы кияү, балаларына - киңәшче, ярдәмче, оныкларына сөекле картәти булуын телибез. Янәшәсендә һәрвакыт яхшы кешеләр генә очрасын.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.