Ел саен өмәләр бердәмлекнең һәм яшәгән урын өчен җаваплылыкның ачык үрнәге булып тора. Быел 21 марттан территорияләрне тәртипкә китерү чараларына старт бирелде. Барлык оешмаларны, предприятиеләрне, мәгариф учреждениеләрен һәм битараф булмаган кешеләрне бу мөһим эшкә актив кушылырга чакырабыз. Эшләрнең төп юнәлешләре - кар тарату; чүп-чар һәм былтыргы яфракларны җыю; коймаларны буяу; истәлекле урыннарны һәм иҗтимагый зоналарны тәртипкә китерү һ.б.
Бары тик уртак тырышлык белән генә без тормыш итү, хезмәт һәм ял өчен уңайлы шартлар тудыра алачакбыз. Һәрбер өлеш - оешма территориясен җыештырумы яки гомум территорияләрне яшелләндерүдә ярдәм итүме – барысы да мөһим. Үзебезнең авыл язмышына битараф булмавыбызны күрсәтик. Барчабыз да активлык белән туган якның матурлыгын һәм чисталыгын саклауга үз өлешебезне кертик.
Елдан-ел нәкъ халыкның актив позициясе һәм битараф булмавы төбәгебезне матур итеп сакларга мөмкинлек бирә. Утыртылган һәр агач, җыештырылган территория, яңартылган чәчәк түтәлләре – безнең уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе, алар, күркәм традиция буларак, бер буыннан икенче буынга тапшырыла. Сезнең хезмәтегез һәм җаваплылыгыгыз нәтиҗәсендә авыл яшәү, эшләү һәм кунакларны каршы алу өчен күңелле урын булып кала. Бу мөһим эшне быел да бергә дәвам итик!
Яркәй авыл биләмәсе.