

Һәр кешенең беренче көннән үк туплый башлаган хәзинәсе – туган теле. Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерлесе - үзенең туган теле. Сабый бу дөньяга ыгы-ыгы дигән аваздан оран салып туа. Шул аваздан башка берни әйтә алмаган бала сүзләр сандыгына иң беренче “Әннә” сүзен салып куя. Көн дә елмаеп бишегенә иелгән, ачыккан вакытта тәмле күкрәк сөтен биреп туендырган иң кадерле кешесен зурлый бу сүз белән. Соңыннан,“әттә, мәммә” сүзләре өстәлә бала теленә. Үз телең өчен горурлык хисләре нәкъ балачактан ачыла башлый инде бала күңелендә.
Балаларның урыс телен аралашу теле итеп кабул итүе гадәти хәл бүген безгә. Яңа үрләр яулау өчен урыс теле кирәклеген бик яхшы аңлыйлар өлкәннәр. Өйдә, урамда, иптәшләре белән туган телдә аралашу тиешлеге бик мөһим балаларга бүгенге көндә. “Без өйдә балалар белән татарча сөйләшәбез, телевизордан татарча тапшыруларны да бергәләп карыйбыз” - баласында үз теленә ярату уяткан әти - әни сүзләре бу. Билгеле булуынча, безнең телебез ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе.
Милләтебезнең югалмавы, үсүе - безнең кулда. Милли телебезнең дәвамчысы булырлык укучылар безнең мәктәпләрдә бармы һәм мәктәп коллективы тел киләчәген ничек күзаллый?! Милли телебезнең балалар аңында чагылышы турында үзебезчә фикерләр туплар өчен килдек.
Безне укучылар тарафыннан төрле яктан саф туган телдә яңгыраган исәнләшү сүзләре каршыалды. Мәктәпнең җылылыгы, чисталыгы, укучыларның мәктәп формасында булулары, ашханәнең зурлыгы тиз үк күзгә ташланды.
Очрашуның төп максаты - үзебезнең милләт теленә карата укучыларның карашы - өлкәннәрне борчыган сорауларның иң актуале, бүгенге көндә шул дип уйлыйбыз. Киләчәктә район җирлегендә оештырылган “Яшь иҗатчы” мәктәбе үз эшен дәвам итә алырмы, бүгенге көндә үз төркемендә иҗат итүче өлкән каләм тибрәтүчеләр янына укучылар килерме - шушы сорауларга җавап табу максатында йөри ”Балкыш” әдәби төркеме укучылар янына. Милләтебез телен, мәдәниятен, гореф-гадәтен бик ачык күрсәткән мәдәни чараның шаһитлары булдык. Илшат Сибәгатуллинның, Дарина Яппарованың һәм 5 сыйныф укучыларының җырлары, Согдиана Фәрвәҗева һәм Эмилия Вәлиәхмәтова шигырьләре, кызлар башкаруында ”Татар кызлары” биюе, Розалина Ислибаеваның биюләре һ.б. кичәнең истә калырлык чыгышлары булып торды.
Мәрьям ШӘМСИЕВА. Торачы авылы.