Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
27 март 2025, 06:05

Кайгы ишек какмасын

Соңгы берничә дистә елда наркотиклар таралу мәсьәләсе кискен тора. Көннән-көн яңа, куәтлерәк психоактив матдәләр уйлап табалар. Наркотик матдәләрнең таралуын кисәтү өчен, хәзерге җәмгыятьтә наркоманиягә каршы көрәш бөтенләй яңа дәрәҗәгә күчәргә тиеш.

Кайгы ишек какмасынКайгы ишек какмасын
Кайгы ишек какмасын

Наркомания - бер кеше, яки бер ил бәласе түгел. Аны масштабы буенча 14 гасырдагы чума пандемиясе белән генә чагыштырып була торган глобаль мәсьәлә. Ике дистә ел эчендә планетада 60 миллионнан артык гомерне алып киткән бу авыру. Берләшкән милләтләр оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньяның төрле почмакларында 120 млн. артык кеше даими рәвештә наркотиклар кабул итә, ә 28 млн. артыгы наркотикларга нык бәйле.

Күпчелек очракта наркоманнар үзләрендә бәйлелек булуны кире кага. Алар теләсә кайсы вакытта мөстәкыйль рәвештә бу авыруны җиңеп чыгуына ышана. Асылда, наркотиклар кулланучы кешеләр бәйлелектән табиблар ярдәменнән башка котыла алмый. Наркотикларның гамәле тәмамлануга, наркоманның барлык уйлары һәм гамәлләре яңа доза эзләүгә юнәлтелгән, югыйсә, табиблар ярдәменнән башка гына аны кичерүе шактый катлаулы.

Наркомания белән көрәш барыннан да элек, авыруның аңлы рәвештә наркотиклардан баш тарту зарурлыгына нык инануыннан башлана. Чөнки наркотикларны кабул итү тискәре социаль, психологик һәм физик нәтиҗәләргә китерә. Күп очракларда дәваланудан баш тарту яки ярдәм сорап вакытында мөрәҗәгать итмәү үлем белән тәмамлана. Наркоманның туганнары, якыннарыннан аны дәвалау, кулланудан баш тарттыру һәм нормаль аек тормышка кайтару өчен күп көч таләп ителә. Авыруның наркоманиядән котылуның бернинди тиз алымнары булмавын аңлавы бик мөһим. Наркотикларны мөстәкыйль рәвештә ташларга омтылышлар һәрвакыт бер нәтиҗәгә - наркотикларны тагын да күбрәк куллануга китерә.

Наркотиклардан баш тартырга карар кылган кешегә ярдәм итү өчен тыелган препаратлардан баш тартуны җиңеләйтә торган махсус медикаментлар бар. Тик кыенлык шунда ки, аларны бары махсус наркология үзәкләрендә генә кулланалар һәм авыруга каршы комплекслы көрәш өчен алар җитәрлек булмаячак.

Өй шартларында наркоманиягә каршы көрәш алымнары күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, чөнки чираттагы дозаны кабул итүдән кискен баш тарту төрле авырулар китереп чыгарырга һәм хәтта үлемгә китерергә мөмкин.

Альмира НУРЫЙӘХМӘТОВА, “Гаилә” хезмәтенең социаль психологы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас