Маяк
+21 °С
Облачно
җәмгыять
27 Марта 2025, 09:10

Теләсә нинди һава шартларында да - хезмәттә

ЮХХДИ хезмәткәрләре кеше сәламәтлеге һәм гомере өчен иң хәвефле урыннарның берсе - юллардагы хәрәкәтне күз уңында тота. Урамда яңгырмы, кар-буранмы, эссе-салкын көнме алар һәрвакыт эштә, юлларда тәртип саклыйлар, халык арасында аңлату эшләре алып баралар. Иң мөһиме, бу һөнәрне хатын-кызлар да зур җаваплылык, төгәллек белән башкара. ЮХХДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Гөлнара ӘЛТАПОВА әлеге хезмәтнең бик җаваплы да, җитди дә, тынгысыз да булуына карамастан, ул нәкъ бу һөнәрне сайлый һәм үкенми дә.

Теләсә нинди һава шартларында да - хезмәттәТеләсә нинди һава шартларында да - хезмәттә
Теләсә нинди һава шартларында да - хезмәттә

Гөлнара Теләкәй авылының үрнәкле гаиләсе - Фәнүсә һәм Фәнил Әлтаповларның беренче баласы булып дөньяга килә. Урта мәктәптән соң, Русия Федерациясенең Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтында укып, юриспруденция белгечлеге буенча диплом ала. 2007 елдан Эчке эшләр органнарында хезмәт юлын башлый һәм 2013 елдан ЮХХДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы булып эшли.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча бүлегендә хезмәт итү чорында үзен уңай яктан күрсәтә. РФ Эчке эшләр органнары эшчәнлеген регламентлаучы норматив-хокукый актларны яхшы белә һәм аларга таянып эш итә. Хезмәт дисциплинасын һәм законлылыкны бозуны рөхсәт итми.

Хезмәт һәм хәрби әзерлек буенча занятиеләрдә өлгерә, табель коралын ышанычлы тота. Гражданнар белән мөгамәлә иткәндә әдәпле, пөхтә, хезмәт серен саклый белә.

- Юлларда халык иминлеген саклау - төп бурычым. Хезмәт җиңел түгел. Законнарны һәм кагыйдәләрне яхшы белеп кенә калмый, шул ук вакытта машина йөртүчеләр белән дөрес тонда сөйләшергә, психолог та булу зарур. Итәгатьле, әдәпле булырга, төрле хәлләрдә үзеңне тота белү дә кирәк. Баштарак бик иртә торуларга өйрәнү авыррак булды. Соңламый эштә булырга – коралланып, дежур сменага бирем – маршрут картасы алып, патрульгә чыгарга кирәк, - ди өлкән лейтенант Г.Әлтапова һөнәре турында.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас