Бүгенге көнгә районда 8 янгын булып, 1 кеше гомере өзелде. Дәүләкән районының Алга авылында 18 мартка каршы төндә ике катлы йортта янгында биш бала һәлак булды - 7 яшьлек мәктәп укучысы, 5 яшьлек игезәк сеңелләр һәм 3 яшьлек игезәк энеләре һәм аларның үги әтиләре. Хатын-кыз үзе бу вакытта төнге сменада эштә була, ә кайткач - бөтен гаиләсен үле килеш таба.
Беренчел версия буенча, электр үткәргечләре төзек булмау сәбәпле, түшәмнең янып китүе үлемнәр сәбәбе була. Янгын сүндерүчеләр килүгә күршеләре кул астындагы чаралар белән утны сүндергән була. Яну мәйданы нибары 2,5 кв.м тәшкил иткән. Синтетик материаллар янганда сулыш юллары параличлана, кеше егыла һәм тончыга. Пространствода ориентацияне югалту өчен агулы катнашманы бер тапкыр сулау да җитә.
Яз җитү белән янгын куркынычы сезоны башлана. Алдагы елларда март ахырыннан районда коры үләннәр яна башлады. Көн саен янгын сүндерү бүлекчәләре үлән сүндерүгә дүрт тапкыр чыга. Бу янгыннарның сәбәбе кешеләрнең янгын хәвефсезлеге мәсьәләләренә җавапсыз һәм ваемсыз мөнәсәбәте булу. Чирәмгә ташланган теләсә нинди тәмәке төпчеге, шырпы белән балалар уеннары янгын чыгарырга мөмкин. Үләннәрне һәм чүп-чарны яндыру куркынычы шунда ки, ут зур мәйданнарга тиз таралырга, ә кайчак торак корылмаларга һәм урман массивларына да күчәргә мөмкин. Хәзерге вакытта җир кар капламыннан интенсив рәвештә ачыла. Шуңа бәйле рәвештә янгын чыгу куркынычы арта.
Янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча берничә кагыйдәне үтәү мотлак. Корылмаларыгызга ут таралу мөмкинлеген булдырмау максатында йорт тирәсен узган елгы корыган үләннән һәм чүп-чардан чистартыгыз; һәр торак йорт янына сулы савыт куегыз; янгын куркынычы булган эшләрне (эретеп ябыштыру, «болгаркалар» белән һ. б.) үткәрмәгез һәм коры һәм җилле һава шартларында яисә шторм кисәтүе алганда учаклар кабызмагыз; балаларга шырпы, зажигалка һәм башка ачык ут чыганаклары белән уйнарга рөхсәт итмәгез, чөнки балаларның шаяруы-янгын чыгуның иң еш сәбәпләреннән берсе; шешәләрне, пыялаларны һәм кояш нурларын туплап, янгын чыгарырга мөмкин булган башка чүп-чарны ташламагыз.
Үзегезгә, сезнең белән янәшәдә яшәүче кешеләргә карата уяу һәм игътибарлы булыгыз. Әгәр янгын шаһиты булсагыз, бу хакта кичекмәстән 01, 112 «коткару телефоны»на хәбәр итегез. Янгын сүндерү часте телефоны - 8-962-534-01-01. Әлеге номерны үз телефоннарыгызда сакларга киңәш итәм, чөнки 112 линиясе кайчак артык йөкләнгән булырга мөмкин һәм сез янгын турында тиз хәбәр итә алмаска мөмкин.
Заһит ШӘЙХЕТДИНОВ, дәүләт янгынга каршы хезмәтенең федераль янгынга каршы хезмәтенең 18 янгын-коткару отрядының 122 янгын-коткару часте начальнигы.