Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
29 март 2025, 10:00

Һөнәрен яратып башкара

Рәмзия ЮНЫСОВА Андреевка авыл советы авыл биләмәсендә 2017 елдан эшләр белән идарә итүче булып эшли. Эшләү дәверендә үзен идарәне документлар белән тәэмин итү өлкәсендә намуслы, җаваплы, квалификацияле белгеч итеп күрсәтә.

Һөнәрен яратып башкараҺөнәрен яратып башкара
Һөнәрен яратып башкара

Үзенең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү өстендә эшлекле адымнар ясый - урындагы үзидарә мәсьәләләре буенча закон һәм норматив документларны өйрәнә, рәсми документлар белән эшләү мәсьәләләре буенча махсус әдәбиятләр укый, вазифалы бурычларны үтәүгә җитди карый.

Рәмзия Рәфис кызы коллективта ихтирамлы, җитәкчелек тарафыннан һәрвакыт мактауга лаек. Үз эшенә җаваплы караучы хезмәткәр квалификация күтәрү юнәлешендә укуларда катнаша.

Аның һөнәри үсешкә даими омтылышы билгеләнә. Ул «Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясендә», шулай ук «Башкортстан Республикасының электрон белем бирүе» оешмалары ассоциациясендә квалификация күтәрү узган.

Рәмзия авыл биләмәсендә үткәрелгән чараларда актив катнаша. Мөһим кампанияләрдә участок сайлау комиссиясе рәисе буларак, һәр нәрсәне тәвәккәл башкара. Хезмәттәшләре арасында бары тик хөрмәт белән файдалана.

Тормыш иптәше Шамил Сабирҗан улы белән тату гаилә корып, балалар тәрбиялиләр.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас