Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
29 март 2025, 08:00

Территория төзекләнәчәк

Билгеле булуынча, Югары Яркәй авылы уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенрусия конкурсында катнаша. Аның беренче этабында – перспективалы төзекләндерү өчен территория сайлау булды. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча анда «Югары Яркәй авылы территориясенең үзәк өлешен төзекләндерү» иҗтимагый территориясе җиңде.

Территория төзекләнәчәкТерритория төзекләнәчәк
Территория төзекләнәчәк

Шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенрусия конкурсына әзерлек эшен дәвам итү йөзеннән күптән түгел район мәдәният сараенда эшкуарлар, яшьләр, активистлар һәм битараф булмаган райондашлар архитекторлар командасы белән бергә семинарда территорияне төзекләндерү проектлары өстендә эшләде. Конкурста җиңүгә ирешелгән очракта, төрле эскизлар һәм проектларны анализлаганнан соң, район үзәге халкын зур үзгәрешләр көтәчәк. Яримов урамындагы юлны ремонтлау-авылыбызның инфраструктурасын яхшыртуга беренче адымнарның берсе. Җәяүлеләр юлын оештыру шулай ук хәрәкәт иминлеге өчен мөһим булачак. Үзәктә сәүдә өчен заманча перголлар барлыкка киләчәк, алар уңайлылык атмосферасын өстәячәк һәм урындагы җитештерүчеләргә һәм һөнәрчеләргә үз товарларын тәкъдим итәргә ярдәм итәчәк. Стадионда скейтпарк урнаштырырга һәм яшьләр өчен спорт белән шөгыльләнергә һәм саф һавада сәламәтлек өчен файдалы вакыт уздырырга мөмкинлек булсын өчен өстәмә функцияләр кертү планлаштырыла. Авылыбызны тагын да матуррак һәм экологик яктан чиста итү өчен яңаүсентеләр утыртылачак.

Әлеге уртак эш үз җимешләрен бирер, әлбәттә. Бөтенрусия конкурсында җиңү яулап, Югары Яркәй авылы үзәген төзекләндерү проектын тормышка ашыра алачакбыз.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас