45 нче елның маеннан ничә ел узса да, без һәрвакыт бу гаделлекнең явызлык һәм көч куллануга каршы Бөек Җиңүе, Ватаныбызның бәйсезлеге өчен сугышта җиңү, безнең һәм бала-ларыбызның һәм оныкларыбызның ирекле ил гражданнары булу хокукы өчен икәнен истә тотачакбыз.
Ил ул шәһәрләр һәм авыллар гына түгел, ул табигать тә. Табигать кеше яшәсен, үссен, гаилә корсын өчен кирәкле бар нәрсәне - җылылык, яктылык, һава, су, азык бирә. Кызганычка каршы, районыбызда яшәүчеләрнең барысы да табигатькә сакчыл карамый. Бик еш кына көнкүреш калдыкларын урманнарга, юл буйларына, кырларга чыгара яки капчыклар белән юл буена ташлый, гәрчә безнең районда кеше яшәеше калдыкларын утильләштерүдә проблемалар булмаса да. Бу безнең гражданнарның түбән культурасы турында сөйли.Ял иткәннән соң табигатьтә дә калдыклар өемнәре кала, сулыклар пычрана.
Урман янгыннары килеп чыгу ихтималы булган янгын куркынычы сезоны кар капламы төшкән вакыттан башлана һәм тотрыклы яңгырлы һава торышы башлангач тәмамлана.
Урман янгыннары, кагыйдә буларак, җирле халык гаебе белән килеп чыга, бу - коры үлән яндыру, сүнмәгән тәмәке төпчекләрен ташлау һәм учаклар ягу. Яз җитү белән «табигатькә чыгулар» оештырыла, алар барлык нәтиҗәләр белән бергә учак янында утырулар белән үрелеп бара. Ә учак ягу урыны, гадәттәгечә, табигатьнең иң матур почмагында сайлана. Бер минутлык игътибарсызлык, учак шундук былтыргы коры үләнгә күчә, һәм, үз юлындагы бөтен тереклекне юкка чыгарып, урманның тирәнлекләрендә кайный башлый. Урман янгыннары утында һәлак булган агачларга тетрәнмичә карап булмый. Урман янгынының килеп чыгуына гаепле булган кеше бу агачларны дистәләгән еллар буе үстергән урманчыларның хисләрен беркайчан да аңлый алмаячак.
Агачка ихтыяҗ арту сәбәпле, безнең районда бихисап агач әзерләүчеләр барлыкка килде. Урманда янгын хәвефсезлеген тәэмин итүдә күп нәрсә нәкъ менә урман әзерләүчеләрдән тора, чөнки аларны сыйфатсыз чистартканнан соң кисү калдыклары белән кисүләр кала, алар теләсә кайсы вакытта янып китәргә мөмкин. Агач әзерләгәндә кагыйдәләр һәм урманнарда кисү вакытында янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре төгәл үтәлергә тиеш. Иң мөһим таләп – делянкаларны кисү калдыкларыннан вакытында чистарту. Урманда янулар күп, коры үләнне яндыру аркасында килеп чыга. Урманнарны яндыручыларны каты җәза көтә, аларны закон алдында РФ Җинаять кодексының 261 статьясы нигезендә җавап бирергә туры киләчәк.
Әгәр сез урманда сүндерелмәгән учак күрсәгез, чи ботаклар яисә туфрак алып, ялкынны сүндерергә кирәк. Әгәр урманда утны мөстәкыйль рәвештә сүндереп булмаса, янгын чыгу турында түбәндәге телефоннар аша хәбәр итәргә кирәк: районның янгын сүндерү часте-01, 112, РБ Урман хуҗалыгы министрлыгының төбәк диспетчерлык хезмәте – 8-347-218-14-14, БР Илеш урман хуҗалыгы ДАУ-8-34762-519-33.
Безнең һәрберебезнең гражданлык бурычы – урманнарны уттан саклау өчен кулдан килгәннең барысын да эшләү.
Фидрат ЯКУПОВ, «Илеш урман хуҗалыгы» ДАУ директоры.