Әйе, иҗатта йолдыздай балкыган чорында китте ул безнең арадан. Исән булса, бүгенге көнгә кадәр Башкортстан, Татарстан, Агыйдел елгасына мәдхия җырлаган бихисап әсәрләре дөнья күргән булыр иде. Ул аларга гомере буе гашыйк булды. Ул туган як һәм туганнар жанлы иде. Аның үлеме турындагы тетрәндергеч хәбәр без туганнар өчен генә түгел, китап яратучылар, әдипләр, иҗатчылар, дуслары, якташлары, бигрәк тә татар әдәбияты өчен зур югалту, авыр кайгы булды. Якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт пре-миясе лауреаты Роберт Миңнуллин хәбәрне ишетү белән “Белмәсен Агыйделең“ дигән шигырендә: “Юк, юк, әйтмәм. Үлемеңне белмәсен Агыйделең... Белми буламы соң! Агыйдел чал чәчләрен ярга бәрә-бәрә елады,”- дип җан әрнеткеч сүзләр язды. (Кызганыч, бүгенге көндә Робертыбыз Миңнуллин да арабызда юк инде. Үзеннән онытылмас якты иҗади эз калдырып иртә китте. Бик тә үкенечле... Юксынабыз, сагынабыз.
Сарьянның иҗат дусты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсих Ханнанов Сарьянның үлеме турында “Син югалдың” шигырендә:
“Син ярата идең Агыйделне,
Ул үз итте синең яшьлекне.
Шомлы хәбәр килгәч, башкайларын
Ташларына бәреп яшь түкте,”- дип сызлану хисләрен язды.
Әйе, Сарьян Сәлихҗан улы Хәсәнов - Агыйдел елгасына якын гына утырган Иске Аю авылында туып-үскән егет. Ни кызганыч, хәзер ул авыл юк инде... Сарьян шул Агыйдел буенда пароход тавышларын тыңлап каршы алып, озатып үскән иде. Шунлыктан гомере, иҗаты Агыйдел белән үрелеп акты. Роберт Миңнуллин аны Агыйдел егете дип атады һәм шул исемдә китап бастырды. Бу китапка баш сүзне Роберт “Тәмле телле Сарьян” дип язган. Сарьянның туган телне саклау өчен бик күптән көрәш башлавын, аның теле халыкчан, нәфис булуына соклануын белдергән.
Сарьян язучылык эшенә тотынганчы шактый катлаулы авыр тормыш юлы узды. Әтисе иртә вафат булганлыктан, аңа ятимлекнең тар һәм караңгы сукмакларыннан атларга туры килде. Авылында кечкенә килеш басу эшләрендә катнашу, үсеп житкәч, авылда клуб мөдире эшен үтәргә дә туры килде аңа. Чөнки телгә оста, җырга маһир, гармунда уйнар иде. “Гөлҗамал” “Син сазыңны уйнадың”, “Таш тугай”, “Тәфтиләү” җырларын баянда уйнап җырлый иде. Бик тырыш булды укуга да, эшкә дә. Бөре педучилищесында яхшы укып, дүртьеллык укуны өч елда тәмамлады. Башкорт педагогия институтында Сталин стипендиясе алып укыды, шунда ук тел һәм әдәбият укытты. Күп еллар журналист булып эшләде. “Кызыл таң”, “Совет Башкортостаны” гәзитләрендә, “Һәнәк”, “Азат хатын” журналларында әдәбият бүлекләрен алып барды. Ә алтмышынчы еллар башында Казанга күчте һәм әдәби фондның Татарстан бүлеге директоры эшен башкарды, Язучылар союзы каршындагы проза хикәясе җитәкчесе дә булды. “Идел” яшьләр альманахының редакторы эшен дә алып барды, шул ук вакытта ныклап иҗат эшенә бирелеп, бер-бер артлы хикәя җыентыкларын бастыра башлады. Иҗат сәләтен ул хикәя жанрында тапты. Хикәяләрендә иң кирәкле сүзләрне генә сайлап, безнең як сөйләме белән язарга тырышып, туган якка мәдхия җырлады. Башкортстанның атказанган матбугат хезмәткәре, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире, якташыбыз Фаил Фәтхетдинов “Туган җиркәйләре, ай, шул булыр”дигән язмасында Хәсән Сарьянны, чын мәгънәсендә, туган як патриоты иде дип искә ала. Аның иҗатында туган якка булган сөю хисләре, гаделлек, дөреслек, тугрылык тәрбияләү кызыл җеп булып сузылуын раслый. “Бер ананың биш улы” повестендә исә эчкечелекнең кеше язмышында олы фаҗигә булуын искәртә. Ә язучылар остазы Әмирхан ага Еники: “Х.Сарьянның сәнгать законнары нигезендә иҗат ителгән “Әткәм һөнәре”, “Бер ананың биш улы” повестьлары татар әдәбиятына лаеклы өлеш булып керделәр,” дип бәяләгән иде.
“Әткәм һөнәре” әсәрендә Сарьян, үзе балта остасы буларак, осталар образын чын итеп, тормыштагыча ачып бирә. Дөньяда намуслы яшәүнең, хезмәт белән яшәүнең зур бәхет икәнен дәлилли. Бүгенге көндә дә бу әсәрләрнең олы кыйммәте нәкъ шунда. Әтисенең һөнәрен (балта остасы) зурлап үзләштергәнгә күрә, бу әсәрен әтисенең рухына багышлый. Шуны да әйтим, Сарьян бертуган апасына бик күркәм йорт төзеде, үзенең дачасындагы өйне дә үз куллары белән коеп куйды. Эш кабинетында бөтен стенаны тутырып, бик пөхтә итеп, китап киштәсе ясады, куллары алтын иде. Аның куллары кебек теле дә сүзгә оста, үткер, халыкчан. Моны үзенең әсәрләрендә, макаләләрендә, тел хакындагы хезмәтләрендә исбат итте. Шушы ук фикерне “Җәза”,”Нокталы өтер” повестьларын укыганнар да исбатлый ала. “Җәза” повестендә кешеләрнең яшәү идеалларын бернинди эчке һәм тышкы дошманнар какшата алмаслыгын үткер сүзләр белән бәян иткән булса, “Нокталы өтер” әсәрендә исә фән дөньясына очраклы килеп кергән кешенең фажигасе, карьерага үрмәләп юкка чыгуын сатирик планда чая телдә бәян иткәнен повестьны укыганнар хәтерлидер.
“Тел күрке - сүз” дигән радиотапшыруларында да Сарьян - телебезнең матурлыгын, нечкәлеген, серләрен, гармониясен аңлатып, халыкта туган телгә ярату уятырга, туган телне саклауга күп көч салган галим. Ул тел өлкәсендә байтак гыйльми хезмәт калдырды, татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзүдә катнашуын искә ала Әмирхан Еники “Егет язмышы” китабында.
Бүгенге көндә шунысы куанычлы: “Егет язмышы”, “Агыйдел егете” дигән китапларда галимнәрнең, хезмәттәшләренең, шагыйрьләрнең Сарьян хакында җуелмас хатирәләре сакланса, якташыбыз, журналист Венера Мәҗитова язган “Сарьян эзләре буйлап”дигән күркәм китапта Х.Сарьян туганнарының, якташларының авылдашларының матур, онытылмас истәлекләре саклана. Шулай ук бу китапта Венераның үзенең Сарьян иҗатына соклану, онытылмас шәхеснең, якташ булуы белән горурлану хисләре язылган. Аннан тыш, Сарьянның гомер агышын чагылдырган бихисап фото-рәсемнәре тупланган. Шушы китап өчен без, туганнар бик тә рәхмәтлебез, иҗади уңышлар телибез Венерага.
Х.Сарьян шагыйрь булмаса да, күп кенә татар-башкорт шагыйрьләре белән фикердәш иде.Туган якка, Илешенә булган горурлану хисләрен шигъри юлларга да салды. Аның “Илешем” дигән шигыренә Татарстанның танылган композиторы Сара Садыйкова көй язды һәм үзе, берничә җырчы артист белән кайтып, Югары Яркәй мәдәният йортында халыкка тапшырды. Илешлеләр бу җырны яратты, ул чорда рәсми киңәшмәләр, бәйрәмнәр шул җырсыз үтмәде. Аны күбрәк укытучы Ринат Тимершин һәм мәдәният хезмәткәре Рәсилә Басыйрова башкаруында халык яратып тыңлады. Бу җырда да Сарьян туган җиренә, Агыйделгә, мул игенле басуларына, батыр игенчеләргә дан җырлады. “Илешем” җыры эчтәлеге буенча хәзерге чорга да тап килә, кабатланып торса, бик урынлы булыр иде.
Сарьян искиткеч туган җанлы иде. Балачагында безнең авылда (Татар Мәнәвезендә) еш була торган иде. Авыл балалары аны көтеп алалар, ул аларга төрле кызыклы хәлләр, мәзәкләр, шаян сүзләр белән барчасын авызына карата иде. Балачагының бер көнендә, сукыр артистларны житәкләп, безнең авылга килгәне хәтердә. Алар, авылдан авылга күчеп, концерт күрсәтеп йөрделәр. Сарьян аристларга фатирлар таба, сәхнәгә аларны җитәкләп алып чыга, алып керә, үзе дә гармунда уйнап җырлый,колхоз складыннан ашамлыклар да ташый артистларга, “Сукырлар дип сөйләнмәгез, аларның колагы ишетә”, дип җайлап кына халыкка җиткерә...
Х.Сарьянның әнисе Мәзһикамал белән минем әти Әнвәр - бертуганнар. Мәзһикамал (мулла әби) Татар Мәнәвезе авылында үсеп, Иске Аюга кияүгә чыккан. Шуңа күрә Сарьян белән без бик еш очраша идек. Ул пенсиягә чыккач, туган җиргә кайтып, Агыйделнең текә яры буена йорт салып яшәргә хыяллана торган иде.
Х.Сарьян оста про-заик, телче, балтачы, җырчы, гармунчы, туган ил жанлы кеше булды. Үзе исән булмаса да, аның рухы күңелләрдә саклана, китаплары укыла, юбилейларына багышлап тирән эчтәлекле кичәләр үтеп тора. Үткән елларда район китапханәсендә, Краснояр, Иске Кыргыз мәдәният йортларында, Яңа Аю мәктәбендә үткән кичәләр, аларда Уфадан, Казаннан килеп катнашкан бик зур кунаклар белән очрашулар шуны исбатлый.
Фәнә МИНҺАҖЕВА. Югары Яркәй авылы.