

Конференциянең практик өлешендә катнашучылар тәүдә җәмгыятьнең производство-техник базасында булып, анда чәчү кампаниясенә җәлеп ителәчәк техниканы карады, гомумән, яңа уңышка нигез салуга әзерлек торышы белән кызыксынды.
Әйтергә кирәк, җәмгыятьнең машина-трактор мастерское чарада катнашучыларны биредә тезелеп куелган тулы куәтле, заманча техника белән каршы алды. Парк территориясе тәртиптә, аяк астына бетон плитә җәелгән. Катнашучылар HORSH, Massey Ferguson һәм JCB кебек алдынгы җитештерүчеләрнең яңа модельләре, тракторлары һәм башка техникасы белән танышты. Шулай ук махсус кием үрнәкләре, КАС җитештерү заводы продукциясе, сиптергечләр өчен комплектлау материаллары һәм хәтта авыл хуҗалыгы өчен пилотсыз очу аппаратлары тәкъдим ителде. Аны хуҗалык быел гына сатып алган һәм уңышлы хезмәтләндерүенә ныклы ышаныч белдерә.
Җәмгыятьнең генеральный директоры, Русия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Айдар Мөхәрләмов чарада катнашучылар алдында кыскача басучылык һәм терлекчелек тармаклары эшчәнлеге белән таныштырды, киләчәккә планнар хакында сөйләде. Җәмгыятьнең сөренте мәйданнары барлыгы 10 мең гектар тәшкил итә, 6 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Коллективны 220-250 кеше берләштереп, уртача хезмәт хакы 25-55 мең сум тәшкил итә.
Тракторлар - чәчү сезонына әзер. Мөһим кампаниядә катнашучы тагылма инвентарьлар төзек. Язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен бар төр тракторлар – 51, автомашиналар – 23 данә әзерлек сызыгында, техник караулар тулысынча үткән. Ашлык уру комбайннары – 13, мал азыгы комбайннары – 6 данә тәшкил итә. Чапкычлардан 3 “Магдон”, 1 “Чулпан” агрегатлары җитештерүчәнле эшли.
Кампанияне башкарып чыгарга ягулыкмайлау материаллары, минераль ашлама җитәрлек күләмдә тупланган биредә.
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры Рәмил Мостафин җәмгыятьнең авыл хуҗалыгы техникасы белән таныштырды, аларның әзерлек торышына кыскача анализ ясады.
Бер мәйданчыкта район аграрийларына заманча игенчелеккә кертелә торган алдынгы технологияләр тәкъдим ителде. “Агротехника” җәмгыяте директоры Р.Фәткулов, “Матрикс-Универсал” җәмгыяте генеральный директоры И.Рәхмәтуллин, “Башагропартнер” җәмгыяте директоры И.Нәбиуллин, “Агрополив” җәмгыяте директоры Д.Ханнанов, “Баш-Фунгицид” җәмгыяте җитәкчесе Ф.Гәрәев, “Армада” җәмгыяте вәкиле Р.Шәрипов һ.б. тракторлар һәм үзйөрешле машиналар, барлык агротехник чаралар өчен агрегатлар линейкасы, шулай ук поставщикларның үсемлекләрне саклау чаралары күрсәтте.
Пленар өлеш Иске Күктау авыл мәдәният йортында дәвам итте. Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Фларис Шәйхетдинов аграрийларга дәүләт ярдәмнәре, һәр юнәлештә субсидияләр хакында җентекләп сөйләде. Авыл уңганнарына агымдагы язгы кыр эшләрен югары хезмәт күрсәткечләре белән башкарып чыгуларын теләде.
БР буенча «Россельхозцентр» ФДБУ филиалы җитәкчесе Айдар Хәмәтшин “Орлыкчылык турында”гы 454нче федераль законга үзгәрешләр кертелүе турында чыгыш ясады. Орлыкчылыкта мәгълүмати системаларның үзара бәйләнешләре, орлык чәчүлекләрен санлаштыру, орлыкчылык хуҗалыкларына төп таләпләр, агымдагы елга карантинлы корткычлар һәм чүп үләннәре турында сөйләде.
Район республикада төп орлык җитештерүчеләрнең берсе булып тора. Урыннарда үз чәчүлекләрен саклауга ныклы игътибар бирергә кирәк. Икътисади зыян килүне булдырмас өчен чәчүлекләрне тиешенчә эшкәртү мөһим. Учреждение белгечләре районда әлеге хәлгә мониторинг ясап тора, проблема янаса, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә хәбәр итәчәк.
Чарада “Агрохимгарант” җәмгыятенең баш агрономы-консультанты Д.Хәсәнов – “Орлыкка соя, көнбагыш һәм кукуруз культураларын игү технологиясе”, БР буенча “Алдынгы игенчелек үзәге” агрономы А.Өметбаев - “КАС-32” сыек минераль ашламаларын куллануның агрономик детальләре һәм аның нәтиҗәлелеген бәяләү, куллануның практик тәҗрибәсе һәм аларны саклау”, “АгроНави” җәмгыяте директоры Р.Еркаев – ““Allynav” автопилоты төгәл игенчелек системасы” темалары буенча җентекле чыгыш ясады.
Чыгыш ясаучыларга чарада катнашучылар тарафыннан күпсанлы сораулар бирелде, аларга җентекле җаваплар алынды.
Бурычларны уңышлы хәл итү авыл хуҗалыгында ресурсларны саклый торган яңа технологияләрне кулланырга мөмкинлек бирә торган заманча югары җитештерүчәнлекле техникадан башка мөмкин түгел. Җитәкчеләрнең күбесе моны яхшы аңлый һәм үз хуҗалыкларын техник яктан яңадан җиһазландыру буенча даими эш алып бара. Бу эш агымдагы елда да дәвам итә. Хуҗалыкларның агымдагы елгы чәчү кампаниясендә эш планнары нигезендә 409 трактор, 149 берәмлек энергия белән тәэмин ителгән техника һәм 200 универсаль-сөрү тракторы катнашачак. Кырларга 236 агрегат чәчкеч, шул исәптән 37 чәчү комплексы чыгачак. Районда булган барлык техника да читтән җәлеп итмичә, кыр эшләрен оптималь агротехник срокларда башкарырга мөмкинлек бирә.
Агроконференциядә катнашкан муниципаль район хакимияте башлыгы И.Мостафин чарага базасын җитди әзерләгән “Урожай” токымчылык заводы җәмгыятенә, шулай ук оештыручыларга, килгән кунакларга рәхмәтен җиткерде.-Күп еллар үз хуҗалыгы базасында агросәнәгать комплексын оештыру үрнәге булды һәм булачак та,- диде ул урожайлылар турында.
-Коллектив дус, тату, белгечләр сәләтле. Барлык фермерлар һәм җитәкчеләр биредәге тәҗрибәне үз хуҗалыкларында тулы энергия белән куллана ала. Язгы чәчү кампаниясен кыска вакытта, агротехник чараларны төгәл үтәп, сыйфатлы, хәвеф-хәтәрсез башкарып чыгарга язсын.
Гомумән, бу көнне конференциядә катнашучы һәркем үзенә файдалы, кирәкле мәгълүмат алды. Яңа уңышка нигез салуда эшлекле сөйләшүнең нәтиҗәсе булсын, җир куенына кергән ашлыкны югалтуларсыз җыеп алып, келәт бураларына исән-имин тутырырга язсын, дигән теләктә каласы килә.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА. Автор фотолары.