Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
5 апрель 2025, 06:30

Картлык мине өйдә очратмас

Яшәү яме табып, көч һәм дәрт тоеп яшәгән районыбызның өлкән буын вәкилләре һәр атнаның өч көнендә физкультура - сәламәтләндерү комплексына ашыга. Алар анда дәвалау күнегүләрен бик теләп башкаралар, чөнки «көмеш яшь» тәге вәкилләрнең сәламәтлеге, олыгаю барышында барлыкка килгән негатив процесслар кешенең гомум хәле һәм сәламәтлегенә кире йогынты ясый. Мускуллар кечерәя, шуңа пенсионерлар үзләрен хәлсез тоялар.

Картлык мине өйдә очратмасКартлык мине өйдә очратмас
Картлык мине өйдә очратмас

Гомумән алганда, кан басымыннан, артык авырлык, кандагы шикәр күләме югары булудан күпләр газап чигә. Яңа идея хәтердә калмый, физик һәм когнитив (танып белү) проблемаларны җиңеп булмый. Аларны җиңәргә мускулларның төрле төркемнәренә физик йөкләнеш ярдәм итә. ЛФК (дәвалау - физик культура) үткәрүнең төп формасы булып дәвалау гимнастикасы дәресе тора. Алар методик яктан дөрес эшләнгән һәм махсус сайлап алынган үрнәкләрне куллануга нигезләнгән.

Моның өчен районда барлык шартлар да тудырылган –физкультура-сәламәтләндерү комплексында барлык кирәкле инвентарьлар белән иркен зал, М. Гәрәев ис. спорт мәктәбендә гимнастика залы, үзәк стадионда тренажер мәйданчыгы бар. Мәдәният һәм ял паркында да саф һавада шөгыльләнү өчен тренажерлар урнаштырылган.

Дәвалау физкультурасы күрү, хәрәкәт, ишетү, вестибуляр һәм тактиль эшчәнлекне яхшырта. Күнегүләр күптән инде кеше организмына йогынты ясауның иң нәтиҗәле ысулларының берсе дип танылган. «Башкорт озын гомерлелеге» программасы 60 яшьтән өлкәнрәк ир - атлар, 55 яшьтән өлкәнрәк хатын - кызлар өчен «көмеш яшьтәге» кешеләргә исәпләнгән.

“ЛФК – Илеш” төркеме инде 2009 елдан бирле эшләп килә. Эшчәнлегенең төп юнәлеше - спорт һәм туризм. Беренче биш елында Галимә Фаязова, Әлфия Хәкимова, Илсирә Әһадуллина эшләсә, соңгы ун елда Ильмира Нәҗип кызы Хафизова уңышлы җитәкчелек итә.

Тренерыбыз турында аерым әйтәсе килә. Без ЛФК дәресенә Исәмәттән үк киләбез. Рәмзилә Насретдинова мине һәм Рәмидә Латыйпованы һәр занятиегә вакытында алып бара, бик рәхмәтлебез аңа. Беренче көннән үк Ильмира Нәҗип кызы безне ягымлы карашы белән каршы алды. Һәр дәресе мавыктыргыч, зәвыклы, файдалы. Без аннан көч - дәрт алып кайтабыз. Күнегүләр җыентыгы җентекләп сайланылган, һәрбер төре үз эшен башкара, безгә нык ярдәм итә. Шуңа занятиегә йөрүчеләр артканнан - арта.

Күптән түгел ЛФК коллективы махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм уңаеннан хәйрия концерты әзерләп күрсәтте. Әйтергә кирәк, үз эшенең остасы - тренерыбыз бик зур оештыру сәләтенә ия булуын тагы бер тапкыр исбатлады. Концертлар вакытында без инде аның чын артистларча чыгыш ясаганын да күрдек. Һәр чыгышын ихлас, чын күңелдән, килештереп уйнады. Атнага өч мәртәбә җыелган үзенең «укучыларын» үз балалары кебек кайгыртып, һәрберсе белән дустанә мөнәсәбәттә булып, хәл белеп тора.

Римма Галиуллина, Флүзә Фәрхатшина, Рима Хуҗинага һ.б. бик зур рәхмәтлебез. Шундый актив, оста оештыручылар белән ЛФК коллективы күркәм концерт куйды. Номерлар һәркайсы үзенчәлекле, мавыктыргыч, җәлеп итүчән, бай эчтәлекле, уйланылган, тема ача торган булып чыкты. Иске Күктау клубы туп - тулы иде. Карап утыручылар чыгышларны алкышларга күмделәр. Бигрәк тә Рәмзилә Насретдинова җырлары, өлкән яшьтәге Суфия апа тормыш иптәше Хәниф абый белән берсе курайд а, икенчесе мандолинад а уйнавы, Зөһрә Хәлиуллинаның гитара белән җырлавы, Альбинабызның биюләре, скетчыларның оста чыгышы һ.б. мактауга лаек.

ФОК директоры Айдар Фәрхетдинов бөтен башлангычларда да ярдәм итә. «Шундый аңлаучан җитәкче белән эшләве рәхәт. Алга таба да шулай дәвам итәргә язсын»,- диләр тренерлар, техник хезмәткәрләр һәм ЛФК кызлары.

Тренерыбыз Ильмира Нәҗип кызы безнең сәламәтлегебез турында кайгырта, чөнки төркемдә 70 - 75 тән узган өлкән яшьтәге катнашучылар да бар. Әмма алар яшьләрдән калышмыйлар, барлык пенсионерлар белән беррәттән, спорт күнегүләре, сулыш гимнастикасы һәм бию хәрәкәтләре белән дә шөгыльләнәләр. Төркемдә катнашучыларның күбесе үз яшь категориясендә ГТО алтын билгеләренә ия. Спорт белән шөгыльләнүдән тыш, безнең икенче мавыгуыбыз – сәяхәтләр. Безнең төркем кайларда гына булмаган - республикада да, күрше төбәкләрдә дә. Яр Чаллы шәһәренә Чәчәкләр бәйрәменә бардык. Аннан китерелгән үсентеләр бәрәкәтле Илеш җирендә матур итеп үсеп киттеләр. Болгар шәһәрендә Ислам динен кабул итүгә 1000 ел тулуны бәйрәм итүдә, Казанда һәм Татарстанның беренче Президенты М.Шәймиевның туган җирендә экскурсияләрдә булдык, Соль - Илецк шәһәренә бардык, Карамалы - Гобәйдә Ришат Төхвәтуллинның хәйрия концертында, Туймазыда «Бабай утары» музей комплексында, Алабугада, Урал кудеснигы П.Бажовның әкият дөньясында, Златоустта Тау паркында, Урал Байкалы - Чиләбе өлкәсендәге Тургояк күленә, бардык, Нуриман районындагы Сарва күл – чишмәсендә, Павловкадагы Кызыл кыяларда һәм Кызыл Чишмәдә булдык. Красноусольскийда тозлы чишмәләрдә коендык, Благовещен районындагы «Святые кустики» монастырен карадык.

Безнең аерым үзенә тартып торган хыял - кыяларны буйсындыру. Беренчесе – Учалы районындагы Авыш - тау тавы иде, аңа, яшенә карамастан, барсы да менде. Арытаба - Сочида Кызыл Алан, Миякә районында Нарыстау, Чиләбе өлкәсендә Зүрәткүл, Торатау.

Безнең кредо - «Сәламәт тәндә - сәламәт рух!». Шуңа күрә без физкультура һәм спорт белән генә шөгыльләнмибез, рухи яктан да үсәргә тырышабыз. Соңгы 4 елда без М.Гафури ис. Башкорт дәүләт драма театрында 4 премьера спектакле карадык. «Нур» театрында «Галиябану» спектакле, опера һәм балет театрында «Аккош күле» балеты, көтмәгәндә Рима Батталованың спорт әзерлеге үзәгендә мотоузыш тамашачылары булдык. Анда республиканың спорт министрының шәхси чакыруы буенча бардык. Мәгарәдә һәм Шүлгәнташ тыюлыгының зур музей комплексында туган якның борынгы тарихына сәяхәт иттек. Беренче тапкыр Агыйдел буйлап йөзеп чыгу - онытылмаслык тәэсир каллырды. Без районыбызның барлык мә-четләрендә булдык, ел саен Ураза һәм Корьән бәйрәмнәрен үткәрүдә катнашабыз, Андреевка авылындагы Масленицага бардык, Яңа ел бәйрәмнәрендә район үзәгендә яшәүчеләр өчен массакүләм спорт уеннары үткәрүдә катнашабыз. 2023 нче елның язында безнең «Зажигалки. ру» командасы Агыйдел шәһәрендә «Актив озын гомер» КВНында катнашып, «Иң креатив команда» номинациясендә җиңүче булды. Ә көзен урыс география җәмгыятенең республика «Башкорт дөньясы тирәли сәяхәте» программасында катнаштык. Бар төркем белән Яңавыл, Бакалы, Учалы һәм Зианчура районнарында республиканың иң кырый географик нокталарын, Кушнарен районында һәм Башкортстанның географик үзәгендә Гафури районында уникаль координаталы 55/55 ноктасын эзләп таптык һәм географик викторина сорауларына җавап бирдек. Ә декабрьдә без катнашучыларны бүләкләү тантанасына чакырылып, анда сертификатлар һәм жетоннар алдык.

Берничә тапкыр без Уфа лимонариенда һәм Ботаника бакчасында булдык, Агыйдел буйлап теплоходта йөрдек. Безнең барлык сәфәрләребез район хакимияте һәм төркем җитәкчеләре ярдәме белән мөмкин булды. Зур рәхмәт аларга. Автобус биреп кенә калмыйлар, чараларга һәм, хәтта, кунакханәләргә урыннарны броньларга да булышалар. Волонтерлык эшчәнле-геннән дә читтә калмыйбыз: окоп шәмнәре ясадык, СВО зонасында якташларыбызга районнан гуманитар йөк тупларга булышабыз. Әлбәттә, бу эшне дәвам итәчәкбез. Йомгаклап шуны әйтәсе килә, төркемдә бик тату атмосфера хөкем сөрә. «Көмеш яшь» вәкилләренең үзара шул тиклем тату, бердәм булулары, дустанә мөнәсәбәтләре, бер - берсенең, гаилә әгъзаларының хәлен белүләре, беренче вакытта мине гаҗәпләндерде, сокландырды. Соңгы вакытта авылларда да хәзер капкалар бикләнде, кешеләр арасында аралашу югалып бара. Ә монда, төркемдә, бертугандай яшиләр; бер көн килми калса, ул кешене югалталар, борчылып, шалтырата башлыйлар. Киноларга, концертларга бергәләп йөрибез. Кыен хәлдә калган иптәшебезгә ярдәм кулы сузабыз, шатлыкларны бүлешәбез. Боз озату, Яз каршылау бәйрәмнәрен бергә үткәрәбез. Урманга чыгабыз, бик актив, нурлы яшәеш белән яшибез. Менә шулай бик күпләргә үрнәк булырлык яхшы сыйфатларга ия төркемебез.

«Зажигалки.ру»- безнең КВН командасының исеме генә түгел, бу безнең бердәм коллективның рухи асылы. Без үз сафларыбызга актив тормыш позициясе булган яңа пенсионерларны җәлеп итәргә тырышабыз. Ә җәйге тренировкаларга паркта һәм стадионда, җәйге мәктәп лагерьларында тәрбияләнүче яшь балалар рәхәтләнеп кушыла. Ышанабыз: алда әле безне гүзәл җөмһүриятебезнең бик күп буйсынмас кыялары һәм тикшерелмәгән гаҗәеп почмаклары көтә. Язмамның ахырын Хәйрия концертын ихлас күңелдән, күз яшьләре аша карап утырган, рәхмәт сүзләре белән матур итеп чыгыш ясаган, йомгаклау сүзләрен кешеләрнең күңел кылларын тибрәтерлек әйткән Рәсидә Мостафина җөмләсе белән тәмамлыйсы килә. «Менә карагыз әле, ничек янып яшәп була? Безнең кебек “төтәсләп” ятарга да, көл эчендәге учак кебек янып то-рырга да була».

Шатлыкларны бүлешү, кешеләр белән даими аралашу, ихлас сөйләшү, бердәмлек безне яшәртә, дөньяны матурлата, нурга күмә. Нурлы яшәеш телим барыгызга да.

Фәйрүзә ГАЙНАНОВА. Исәмәт авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас