Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
5 апрель 2025, 10:00

Йөрәк җылыбыз сиңа - әниебез

Әни! Бар галәмгә җитәрлек наз, нур, яктылык, сөю туплаган, сихри көчкә ия һәм кеше гомере буе табынган, баш игән бу сүзгә. Без дә шушы кадерле сүзне әйтә алуыбыз, барыннан элек, әниебез булуы белән бәхетлебез.

Йөрәк җылыбыз сиңа - әниебезЙөрәк җылыбыз сиңа - әниебез
Йөрәк җылыбыз сиңа - әниебез

Менә тагы җиргә язлар аяк басты. Ул үзе белән бергә безнең өчен иң матур бәйрәмебез – әниебезнең туган көнен алып килә. Гомер узып, тормыш мәгънәсен тирәнрәк аңлый барган саен, якын кешеләреңә, бигрәк тә әти-әниләрнең синең өчен күпме күңел җылысын, бар булмышын биреп аякка басарга ярдәм итүенә рәхмәт хисләре арта төшә. 5 апрель безнең кадерле кешебез – әниебез Рәсимә Шәйхуллинага 80 яшь тула. Шактый үтелгән гомер юлы бит! Күз алдына да китерерлек түгел – әле кайчан гына без – кечкенә балалар, ә ул – шундый сылу, бөтерелеп кенә торган, җитез ханым иде. Һәр ана өчен гомер бәйрәмен шатланып, бигрәк тә балаларың ихтирамында, игътибарында каршылау – зур бәхет.

Кадерлебез Рәсимә Әхкәметдин кызы Бәләкәй Бишкурай авылында туып-үсә. Балачагы, яшүсмер чагы һәркемгә мәгълүм булганча, сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Тирес басып, мич ягырга кирпеч әзерләү, алабута боламыгы ашап, ачлы-туклы йөрү – берсе дә әнине урап узмаган. Иң ачысы, иң авыры биш яшендә әнисез калу булгандыр. Буыны да ныгып бетмәгән кыз, 12 яшендә дуңгызчылык фермасына эшкә төшә. Өлкәннәрдән калышмаска тырышып, бар тырышлыгын салып эшли. Ничек кенә авыр булмасын, зарланмый ул.

Үзенә терәк булуга өметләнеп, 17 яше дә тулмастан, 1962 елның 8 апрелендә әтиебез Радик Нурулла улына киягә чыгып, Лена авылына килен булып төшә. Үги әнисен быянасы (нәнәебез) Хәнифә алыштыра. Ул беренче көннән үк әни белән уртак тел табып, сүзгә килешми, тату гомер кичерделәр. Күзләре начар күрсә дә, безне, бер-бер артлы туган алты баланы үстерешергә ярдәм итте нәнәебез. Әниебез 35 ел нәнәебез белән бергә дус яшәп, аны хөрмәтләп соңгы юлга озатты.

Мәктәп ябылу сәбәпле, әти-әниебез Бишкурай авылына күченеп китә. Җиң сызганып колхоз эшенә тотына алар. Әтиебез - комбайнчы, әниебез сыер савучы булып эшли. Кадерлеләребез иңне-иңгә куеп, безгә үрнәк булып 55 ел бергә гомер кичерде. Кызганычка каршы, бүгенге көндә әтиебез мәрхүм инде. Сөеклеләрем бар гомерләрен намуслы хезмәткә багышлап, безне, алты баланы ач-ялангач итми, бәхетнең нигезе тырышлыкта, эшсөючәнлектә икәнен аңлатып үстерделәр. Хәзер инде барыбыз да үзебез әти-әни. Һәрберебезнең үз дөньясы, үз мәшәкате, балалар, оныклар үстерәбез. Безне олы тормыш юлына чыгарып, бүгенге көндә аягыбызда ныклы басып торуыбызга якыннарыбызга бик тә рәхмәтлебез.

Әниебез, авыр тормыш юлы үтеп, борчылулары күп булса да, беркайчан да зарланып утырмый. Безгә һәр туар таңга сөенеп, шушы рәхәт тормышларның кадерен белеп яшәгез, ди.

Бүгенге көндә кадерлебез кызы (мин), кияве, оныклары тәрбиясендә яши. Ул безнең ныклы терәгебез. Бер дә тик торырга яратмый ул. Токмачлы, тәмле ашлары белән эштән каршы ала, изге теләкләр теләп озата. Җәйләрен бакчада җиләк-җимеш үстерешә, кош-кортларны караша. Оныкларына “Балаларым миңа күрсәткән кадер-хөрмәтне әти-әниегезгә күрсәтегез”, - дип үгет-нәсыйхәтләрен бирергә дә онытмый.

Бар гомерен савучы һөнәренә багышлап, хезмәт ветераны исеменә лаек булган кадерлебез төрле инстанцияләрнең Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Шулай ук аның күкрәген “Ана даны” медале дә бизи.

Күркәм бәйрәме - 80 яшьлек юбилее белән котлап, алты бала анасы – сөекле әниебезгә ныклы сәламәтлек, хәерле гомер, җан тынычлыгы юлдаш булсын. Безнең шатлыкларыбызга сөенеп, кадер-хөрмәтебездә яшәвен телибез. Без аның белән чиксез горурланабыз. Киләчәктә дә бергә-бергә шатланып гомер кичерергә язсын, якты кояшыбыз. Кадерлебез, балаларыңның теләкләре шушы җыр юлларына салынган:

Биргәнсең син миңа ал нурын таңнарның,
Җыйгансың син миңа бар гөлен даланың,
Биргәнсең канатлар талпыныр чагымда,
Балалык рәхмәтем җырымда чагыла.

Барлык балалары исеменнән кызы Нәфисә ВӘЛИЕВА. Сеңрән авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас