Дүртөйле юл ремонт-төзелеш идарәсенең Илеш районы участогы хезмәткәрләре районара юллар өслегендә барлыкка килгән чокырларны ямауга кереште. Салкын кыштан соң чокыр ямау юл һәлакәтләрен булдырмас өчен эшләнә. Юллар төзеклегенең хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итүен яхшы аңлый участок эшчеләре. Бу авыр һәм җаваплы эштә тырыш хезмәт салалар: эшчеләр - Флорид Нәҗмиев, Илшат Әвсахов, Рәсих Сираев, Илгиз Мәҗитов, Илнур Фазлетдинов; водительләр - Радик Мансуров, Закирҗан Шафыйков, Ринат Гафурҗанов, Салават Арсланов, Рафаэль Гафурҗанов; тракторчылар - Зимфер Рамазанов, Азат Галимов, Владислав Шәнгәрәев. Мөһим эшкә 2 "Камаз", 2 "Газель", 2 "МТЗ" тракторы һәм 1 экскаватор җәлеп ителгән. Әлеге ремонтка участокның ике бригадасы, (мастерлар Зөлфәр Выйльданов, Рөстәм Бәдретдинов) җәлеп ителгән. Агымдагы ремонт кысаларында салкын асфальт кулланыла, ул хәтта түбән температура шартларында да ышанычлы өслекне тәэмин итә.
Югары Яркәй һәм Түбән Яркәй авылларындагы Комсомол һәм Дорожная урамнарында ремонт ясалган. Шулай ук Дүртөйле - Груздевка, Буралы - Уяндык юнәлешләре буенча әлеге чара башкарылган. Эшләр безнең торак пунктларда хәрәкәт иминлеген тәэмин итүгә һәм юлларның сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.
- Карлар тиз эреп бетүе быел юлларда чокырлар ремонтын иртә башларга мөмкинлек бирде. Март уртасында эшкә тотындык. - ди Дүртөйле юл ремонт-төзелеш идарәсенең Илеш участогы мастеры З.Выйльданов, эшләр барышы белән таныштырып.