Хәсән Сарьян (Сарьян Сәлихҗан улы Хәсәнов) 1930 елның 24 мартында Башкортстан Республикасының Иске Аю авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч белемне үз авылларында, җиде сыйныфны күрше Теләкәй авылы мәктәбендә ала. 1945-1946 елларда Татарстанның Чаллы районы артистлары труппасында актер булып йөри. Аннан соң, яңадан үз авылларына кайтып, 1948 елның көзенә кадәр колхоз эшендә һәм клубта мөдир булып эшли. Арытаба, Бөре татар педагогия училищесында, аны тәмамлаганнан соң, Уфа педагогия институтында югары белем ала. «Кызыл таң», «Совет Башкортстаны» гәзитләре һәм «Һәнәк» журналы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, аннары Башкорт дәүләт университетының филология бүлегендә татар теле тарихыннан һәм хәзерге татар теле курсыннан студентларга лекцияләр укый.
1960 елның октябрендә Хәсән Сарьян Казанга күчеп килә. Ул «Азат хатын» (хәзерге Сөембикә) журналы редакциясендә җаваплы секретарь, соңыннан СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры һәм «Идел» альманахының мөхәррире булып эшли. Гомеренең соңгы елларында бары тик иҗат белән генә шөгыльләнә.
Әдәбият дөньясында кайнап яшәгән Хәсән Сарьян бер-бер артлы яңа әсәрләрен иҗат итә, китаплары басылып чыга. Тик ул беркайчан да туган ягыннан аерылмый. Ул гүзәл табигатьле туган төбәге, аның кешеләре, Агыйделе, Сөне белән яшәвен дәвам итә. Якташлары, хезмәт сөюче халкы аның әсәрләрендә яши башлый.
Казанда, 1962 елда яшүсмерләр өчен «Хикәяләр» китабы басылып чыккан Хәсән Сарьянның, 1965 һәм 1996 елларда бер-бер артлы «Классташлар», «Әткәм һөнәре» дип исемләнгән китаплары дөнья күрә. Сюжет төзеклегенә, композицион җыйнаклыкка ия халыкчан тел белән язылган әсәрләре язучыны тиз арада тел остасы итеп таныта.
Үзеннән соң бай әдәби мирас калдырып, Хәсән Сарьян 1978 елның 21 сентябрендә 48 яшендә вафат була. Вафатыннан соң басылып чыккан «Нокталы өтер» (повестьлар); «Бер ананың биш улы» (повесть); «Егет язмышы» (повесть, хикәяләре); «Агыйдел егете» (хикәяләр, мәкаләләре) китаплары да аның тынгысыз каләм иясе икәнлеген раслый.
Исән булса, быел Хәсән Сарьянга 95 яшь тулган булыр иде.
24 март көнендә, без, бер төркем язучылар Яр Чаллы шәһәреннән Башкортстанның Илеш районына юлга кузгалдык. Иске Кыргыз авылы мәдәният йортында, күренекле татар язучысы Хәсән Сарьян тууга 95 ел тулу уңаеннан хәтер кичәсе узачагын хәбәр итеп, чакыру җибәргәннәр иде.
Җыр белән башланып киткән «Имән шаулый гасырларда» дип аталган искә алу кичәсенә әдипнең якташлары, каләмдәшләре, мәктәп укучылары, укытучылар, әдәбият сөючеләр җыелды. Залда әдипнең якыннары: бертуган апасының кызы Ильфира Миңнехан кызы Макарова, Фәнә Әнвәр кызы Минһаҗева да утыра.
Әлеге истәлекле чарага мәртәбәле кунаклар – Уфадан филология фәннәре кандидаты, Башкортостан Республикасының атҡазанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры, 2 дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләре өчен орденының медаль иясе, «Кызыл таң» гәзитенең баш мөхәррире Фаил Камил улы Фәтхетдинов; Яр Чаллыдан Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Яр Чаллы язучылар бүлеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, филология фәннәре кандидаты, язучы, шагыйрь Факил Сафин; Язучылар берлеге әгъзасы, халыкара рус-итальян «Бэлла», Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр иясе шагыйрә, прозаик Лилия Гыйбадуллина; язучы, шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова, Илдар Юзеев исемендәге премияләр иясе Әлфия Ситдыйкова килгәннәр иде.
Хәсән Сарьянның 95 еллык юбилеена багышланган чараны район мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Әхмәдиев ачып җибәрде. Ул мәдәни чарага зал тутырып килгән райондашларын, хөрмәтле кунакларны сәламләде һәм рәхмәтен белдерде.
«Кызыл таң» газетасының баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов үзенең чыгышында: «Иң беренче мәртәбә Хәсән Сарьянның исемен мин 1980 елда Югары Яркәйнең 1 санлы мәктәбендә укыганда ишеткән идем. Ул вакытта ул дәреслекләрдә юк иде. Анда аның «Егет язмышы» дигән әсәре «Казан утлары» журналында басылган иде. Без аны кулдан-кулга йөртеп укыдык. Чөнки безнең сыйныфта Краснояр авылыннан кызлар бар иде. Краснояр авылы ул Хаҗи, Иске Аю авыллары янында (ул авыллар хәзер юк инде). Кызлар: «Безнең авылда аның якыннары яши» - дип кызыксындырганнар иде. Шуннан соң язмыш мине Краснояр авылына китерде. Анда укытырга туры килде. Краснояр мәктәбендә укыткан вакытта мин аның шушы әсәрендәге геройлары прототипларын күрдем. Алар белән таныштым, сөйләштем. Андагы туганнарын күрдем, аралаштым, - дип истәлекләрен барлаганнан соң, сүзен дәвам итеп, якташының иҗаты тиешенчә өйрәнелмәве өчен борчылуын да белдерде Уфа кунагы.
Фаил Фәтхетдинов Илеш районыннан чыккан иҗат кешеләренең кичәләрен, юбилейларын үткәрүче, иҗатларын пропагандалаучы шәхесләргә рәхмәт әйтеп, халкыбызның телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда алып барган зур эшләре өчен Ринат Мәҗитовка, Фәйрүзә Мәҗитовага, Илгиз Сәлимгәрәевкә, Фәнә Минһаҗевага, Клара Хәлиуллинага Башкортстан татарлары конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Күренекле әдип, филология фәннәре кандидаты Факил Сафин иң беренче чиратта илешлеләргә атап алып килгән китапларын тапшырды һәм Хәсән Сарьянның иҗатына фәнни күзлектән карап бәя бирде.
– Хәсән ага Сарьянның 95 еллыгын искә алабыз. Аның бүген туган көне. Мин бик бәхетле кешедер инде. Чөнки безнең буын шушы якта туып-үскән, телгә алынган Роберт Миңнуллин, Суфиян Поварисов, Әхсән Баян белән таныш булган буын. Шәхсән үзем аларга иҗади мөнәсәбәтемне белдергән кеше.
Сарьян абыйның иҗаты, шәхесе безне инде мәктәп елларыннан ук озатып килә. Ул безне телне дөрес итеп, аның мәгънәсен уйлап сөйләргә кушты.
1962 елда Казанда аның беренче китабы басылып чыккан. Кыска гына иҗат гомере эчендә Татарстанда унбердән артык китабы (үзе исән чагында дистәләп китабы) чыккан. Хәсән Сарьян тел белгече, филолог-стилист иде. Татарстан радиосында озак еллар дәвамында «Тел күрке – сүз» дигән тапшыру алып барды. Дөрес дикциясен, матур тавышын әле дә сагынабыз. Безне татарча сөйләшергә, татарча язарга, сүзләрне урынлы кулланырга өйрәтте.
«Минем бик күп кешеләрне югалтканым булды, – дип язды Әмирхан ага Еники. – Ләкин Сарьян дәрәҗәсендә авыр югалтуны күңелем белән кичергәнем булмады һәм бу югалту мине гомер буе озатып бара».
Хәсән Сарьянны Илеш районында, туган җире Иске Аюда, Иске Кыргызда да зурлыйлар. Сөенеп тыңлап утырам, - диде ул чыгышында.
Кичәдә Хәсән Сарьянның иң зур апасы Мәмдүдәнең кызы Ильфира Макарова да, дулкынланып үзенең истәлекләре белән бүлеште:
– Сарьян абыйлар гаиләдә дүрт бала тәрбияләнделәр. Иң зурысы минем әни – 1924 елгы, 1925 елгы чибәр апа, Рәшидә апа 1927 елгы һәм Сарьян абый - иң көтеп алганы, төпчек бала. Ерак бабабыз Сәлихҗан бабай бик җор телле, балта остасы булган. Миңеште елгасы буена тегермән салган. Ерак әбием Мәзхи белән икесе казып чишмә чыгарганнар. Ул әле дә мул сулы. Чишмә суын кушкач тегермән яхшы эшли башлаган. Бабам атлар тоткан, үз хезмәте белән яшәгән хәлле кеше булган.
Без Сарьян абый белән бергә үстек. Мин аны бик сагынам. Гомере бик кыска булды шул. Үлемен бик авыр кичердек.
РСФСРның Мәгариф отличнигы, ветеран укытучы, «Илһам» әдәби клубы әгъзасы, өч китап авторы Фәнә Минһаҗева да, күп кенә якташлары да хатирәләрен барладылар. Авыл үзешчәннәре «Бер ананың биш улы» әсәреннән сәхнәләштереп өзек тә күрсәттеләр.
Шагыйрә Лилия Гыйбәдуллина, яңа гына «Язучы» нәшриятында басылып чыккан «Дәвамы бар» дигән шигырьләр һәм поэмалар тупланган китабын район үзәкләштерелгән китапханәсенә, «Идегәй» китабын Иске Кыргыз авылы китапханәсенә бүләк итте. Хәсән Сарьянның иҗаты белән кечкенәдән таныш булуы хакында әйтеп үтте һәм шигырен укып ишеттерде.
Авыл клубының музей җитәкчесе, тарих укытучысы Илгиз Сәлимгәрәев һәм «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ директоры Айгөл Сәлихҗан кызы Якупованың да чыгышлары тамашачылар күңеленә үтеп керде.
Хатирәләргә, истәлекләргә бай, өч сәгатькә якын барган әдәби кичә ахырына якынлашты. Үзенең гомерен әдәбияткә багышлаган Хәсән Сарьянның 95 еллыгына багышланган, җыр-моң белән үрелеп барган хәтер кичәсен зур осталык белән алып барган, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Хәлиуллинага, сәхнә осталарына, чараны үткәрүгә үз өлешен керткән һәркемгә, зал тутырып килгән авыл халкына зур рәхмәт әйтеп, истәлеккә фотога төштек. Кайтыр юлга кузгалганчы, без аның үз куллары белән салган йортны да күреп китәргә булдык.
Тырыш, алтын куллы, әткәсе һөнәрен яхшы үзләштергән Хәсән Сарьян авылга кунакка кайкач, апасы аңа өй салырга теләге барлыгын әйтә. Сарьян аңа: «Йортны үзем салам, беркемгә дә кушма!» – ди. Һәм 1959 елда үз куллары белән соклангыч йорт төзи. Аның кулларының җылысын, күңел матурлыгын саклаган йортны күрмичә, без Илештән китә алмадык. Груздевка авылының төп урамнарының берсендә урнашкан ул искиткеч йорт алдында истәлек сурәткә төштек. Хәсән Сарьян үзе авылга кайткан вакытларында, йортның икенче катында иҗат итәргә яраткан. Әдипнең илһамы сеңеп калган бу йортны соңрак, Иске Кыргыз авылының модульле китапханәсе китапханәчесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәйрүзә Мәҗитова сатып ала, шунда яши.
Киләчәктә, йорт диварына, истәлек тактасы да урнаштырсалар, үсеп килүче буыннар якташ язучыларының исемен исләрендә калдырырлар, әлеге йортка карап горурланырлар иде, дигән уйлар белән Татарстаныбызга юл тоттык.
Әлфия СИТДЫЙКОВА. Яр Чаллы – Илеш.