Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
13 апрель 2025, 10:00

Үткәннәрдән килгән илһам

Җир йөзендә кешене чын кеше иткән әйберләрнең берсе - үз үткәнеңне, тарихыңны белү. Чыннан да, үзенең илен - җирен, милләтен, мәдәниятен, үткәнен белмәгән кешенең бүгенгесе дә, киләчәге дә аянычлыдыр, минемчә. Ә кешене үзенең үткән тарихы белән бәйләп тотучы, ике арадагы күпер ролен үтәүче әйбер, әлбәттә, китап. Гади китап кына түгел, ә тарихи язмаларны туплап килер буыннарга җиткергән, борынгы ата - бабаларыбызның гореф - гадәтләрен, йолаларын түкми - чәчми безнең көннәргә китергән, милләтебезнең данлы үткән юлын әлеге тормышыбызга ялгаган яхшы тарихи китап.

Үткәннәрдән килгән илһамҮткәннәрдән килгән илһам
Үткәннәрдән килгән илһам

Әмма бүгенге көндә китап турындагы уйлар бер дә шатландырмый шул, ә киресенчә, безне борчуга сала, хафаландыра. Моның сәбәбен ерактан эзлисе дә юк. Соңгы елларда халыкта китап уку дигән нәрсә бөтенләй юкка чыкты. Бу начар күренеш тоташ Русия буенча шулай. Кайчандыр белемлелек, сәнгатьлелек, мәдәниятлелек үзәге булып, гөрләп эшләп килгән китап кибетләре ябылып бетте. Мәсәлән, үзебезнең Илеш районында бүгенге көндә бер махсус китап кибете дә юк. ”Нишләп шулай?” дигән сорауга да җавап бик гади. “Чөнки бүген беркем дә китап укымый”, “Китап - үтемсез товар”, “Китап кибете тотуның чыгымнарыннан башка бер файдасы да юк”, дип җавап бирә эшкуар - сәүдәгәрләребез. Дөрес сүзгә җавап юк. Бүгенге көндә бары тик өстәмә табыш, керем алуга корылган сәүдәгәрлек өлкәсендә үтмәгән товар булып исәпләнгән китапка урын юк икән. Шулай булгач, кем генә китап кибете ачып азаплансын инде? Статистик мәгълуматларга караганда, бүгенге мәктәп укучыларының 70 проценты бер хатасыз яза, укый, аңлаешлы сөйли һәм үз туган телендә аралаша белми икән. Моның сәбәбе иң беренче чиратта балаларның китап укымавындадыр. Ә укымаган милләт, әлбәттә, рухи зәгыйфьлеккә төшә, гыйльми күзлектән әйтсәк, аңарда милли деградация башлана.

Сүз дә юк, бүгенге кешеләр дә, балалар да - бөтенләй икенче заман вәкилләре. Алар социаль челтәрләр аша бөтен дөнья буйлап сәяхәттә йөриләр. Туганнар, дуслар, сыйныфташлар бер - берсе белән интернет челтәре, скайп аша гына аралашалар. Шул ук вакытта кеше күршесе белән дә күрешүдән туктады, ишекләргә генә түгел, урам капкаларына да йозак эленде. Очрашып туган телдә аралашу, сөйләшүләр бермә - бер кимеде. Интернет аша ерак Африка кыйтгасындагы бер шаккатыргыч хәлне белеп тел шартлатып утырган кеше үз үткәнен дә, авылындагы хәлләрен дә белми.

Тел һәм әдәбият укытучылары балаларның мәктәптә язган иншаларының эчтәлекләре бик түбән дәрәҗәдә булуын билгели. Аларның үзаллы эшләрендә үткән тарихыбызда билгеле урын биләгән шәхесләребезне белмәве, сүз байлыгының бик ярлы булуы, җөмләләренең төзек булмавы, фикерләрен анык әйтеп бирә алмаулары күзгә ташлана. Димәк, китап укымаган кеше үз тарихын да белми, уйларга, фикер йөртергә дә өйрәнми. Ә бит өр - яңа, “табадан яңа төшкән” китаплар бар. Алар зур авырлык белән булса да чыгып тора. Мавыктыргыч әдәби китаплар белән бергә милләтебез тарихын, яшәгән авылларыбызның үткәнен, бүгенгесен тасвирлаган кызыклы китаплар да басыла. Ә уйлап карасаң, Башкортстаныбыздагы һәр авылның үз кабатланмас йөзе, бай тарихы бар бит. Үз халкыбызның үткәнен онытмасак иде, милләттәшләр. Китаплар нәшер ителеп үз укучыларын да табып торса иде.

Мәсәлән, үз туган авылы Рсайны, авылдашларын - чордашларын чиксез яраткан, халкының үткән тарихыннан илһам алып яшәгән якташыбыз Рәзиф Галиевның күптән түгел шундый җыентыгы - “Рсай кичә, бүген, иртәгә” дигән китабы дөнья күрде. Исеменнән аңлашылып торганча, ул Рсай авылының тарихын, анда яшәгән халыкның үткәнен, бүгенге тормышын чагылдыра. Язмалар автор тарафыннан бай мәгълуматлы, тирән эчтәлекле итеп бирелгән. Китап битләрендә урындагы коллектив хуҗалыкта - колхозда фидакарьлек күрсәткән хезмәт батырлары белән бергә, бүгенге көндә СВОда хезмәт иткән солдатларыбыз турында да бай эчтәлекле язмалар бар. Халкыбызның борынгы гореф - гадәтләрен, йолаларын чагылдырган “Каз өмәсе”, “Сабантуй”, “Бура өмәсе”, “Аулак өй” һ.б. уеннар - бәйрәмнәр мавыктыргыч итеп тасвирланган. Автор үз авылдашлары турында эчке бер җылылык белән искә ала, яза. Бу мәкаләдә китапның тулы эчтәлеген сөйләп чыксак, аның укучы өчен кызыгы калмас иде һәм без аны максат итеп куймадык та. Кыскасы, Рәзиф Галиевның республикабызда чыгып килгән “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррир урынбасары Резеда Нуртдинова мөхәррирлегендә нәшер ителгән бу китабы рсайлыларны гына түгел, ә райондашларны да битараф калдырмас, дип уйлыйбыз.

Автор үзе дә шушы Рсай авылында туып-үскән. Мәктәптә урта белем алган. Читтән бәхет эзләмичә, гомере буе туган колхозында төзелеш мастеры булып эшләп, халыкка ярдәм күрсәткән. Ул бүген дә тынгысыз ветеран. Авыл тормышында актив катнашып, халык өчен җан атып йөри. Әлеге көндә дә Рсай авылын төзекләндерү, ямьләндерү эшләрендә активлык күрсәтеп йөри. Авылдагы бер күмәк чара да аның катнашлыгыннан башка үтми дисәк, һич тә хата булмастыр. Туган авылы Рсай турында икенче китабын чыгарган якташыбыз, Башкорт-станның Журналистлар берлеге әгъзасы Рәзиф Галиевка киләчәктә дә бары тик иҗади уңышлар гына телибез. Китап ул - алыштыргысыз тәрбия чарасы, рухи дөньябызны баетучы. Матур әдәбиятмы ул, тарихи язмамы, нинди темага багышланган булуына карамастан, китап - ул кешелекнең бер нәрсә белән дә чагыштыргысыз иң зур байлыгы. Киләчәктә дә шушы байлыкны югалтуга юл куелмаска тиеш.

Мөнәвис НИЗАМЕТДИНОВ, Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлеге әгъзасы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас