

Анда алты мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе катнашты: Югары Яркәйдәге 1,2,3,4,6 нчы балалар бакчасы һәм Түбән Яркәйдәге «Үзәк район балалар бакчасы». Ата-аналар «Визитка», «Викторина», «Педагогик ситуация», «Гаиләдә балаларга рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү» темасына проект эшчәнлеге» кебек конкурсларда көч сынашты.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Югары Яркәйдәге 2нче балалар бакчасы беренче урын яулады. Түбән Яркәйдәге «Балалар үсеш үзәге» - икенче, Югары Яркәйдәге 3нче балалар бакчасы өченче урын яулады.
«Иң тату» номинациясендә - Югары Яркәйдәге 4нче, «Иң креатив» номинациясендә - 1 нче, «Иң артист» номинациясендә 6нчы балалар бакчасы ата-аналар комитеты җиңүче булды.
Район конкурсында катнашу үзеңнең компетентлылыгын һәм конкурентлыкка сәләтлелеген тикшерергә мөмкинлек бирә, үзлегеңнән белем алу мөмкинлекләрен арттыра. Бәйге тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгына әверелеп, ата-аналар яңа тәҗрибәләр туплады, фикердәшләре белән аралашты.