Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
19 апрель 2025, 06:00

«Рсай кичә, бүген иртәгә»

Башкортстан журналистлар берлеге әгъзасы Рәзиф Галиевның «Рсай кичә, бүген, иртәгә» дип аталган китап туеннан соң туган уйлар. Беренчедән, һөнәре буенча төзүче Рәзифнең бу икенче китабы. Тәүгесен дә ул үзенең туып-үскән авылы Рсайга һәм дә аның күренекле шәхесләренә багышлап язган һәм төзегән иде. «Гомеремнең бер өлешен йортлар һәм башка бик күп төрле биналар төзүгә багышладым, ә икенче өлешендә китаплар чыгарып, авыл тарихында якты истәлекләр калдырырга ниятләдем», - дип аңлата ул үзенең тормыш юлындагы максатын.

«Рсай кичә, бүген иртәгә»«Рсай кичә, бүген иртәгә»
«Рсай кичә, бүген иртәгә»

Икенчедән, бу бик тә изге, яшәүгә көч биреп, алга этәрүче максат. Хаклы ялда булуына карамастан, кул кушырып утырмыйча, ул авыл тормышының бетмәс-төкәнмәс көндәлек мәшәкатьләрен җиңеп, төрле мәсьәләләрне хәл итәргә, кирәк чакта авыл биләмәсенә, җәмгыятькә, мәктәпкә дә, гомумән, авылдашларына да ярдәм кулы сузарга күңеле җиткән Рәзифне, әлбәттә, авыл Советына депутат итеп тә сайлап куйганнар. Димәк, халык аңа ышана.

Өченчедән, Аллаһы Тәгалә Рәзиф Галиевка оештыру сәләте биргән. Иң элек ул үзенең күркәм холкы, тырышлыгы, шаянлыгы, җылы сүзләре белән аралашкан кешеләренең игътибарын җәлеп итә һәм җиңел генә уртак тел табып, эш итә. Ачык күңел, яхшы мөнәсәбәт урнашкан җиргә, уңышлар да көттерми килеп кенә тора.

«Рсай кичә, бүген, иртәгә» китабын чыгаруда «Урал» җәмгыяте һәм аның рәисе, әтисе Роберт Ибраһимовның лаеклы дәвамчысы, Елена Ибраһимова зур өлеш керткән. Елена Роберт кызының: «Рәзиф абый безнең Рсай авылының, хаттә Илеш районының патриоты, кеше үзенең артыннан якты истәлек, матур эз калдырырга тиеш, өченче китабын да күрергә язсын!» - дигән акыллы сүзләре кәләчәккә өмет уята, язучы күңелендә илһам чаткылары тудыра.

Дүртенчедән, Рәзиф дус-ишләренең кадерен белергә өйрәнгән. Үз чиратында, алар да һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. Китап туена җыелган тугры дуслары үзләренең рәхмәтләрен белдереп, бүләкләрен тапшырып, җырмоңнарын яңгыратып, моны исбат итте дә инде.

Кичәне район үзәк китапханәсе каршында уңышлы эшләп килгән «Илһам» әдәби-музыкаль берләшмәнең җитәкчесе, китапханәче, Башкортстаның атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Хәлиуллина алып барды.

Мәртәбәле кунакларны, Рәзифнең чын дусларын атап үтми мөмкин түгел. Менә алар: район мәдәният бүлеге начальнигы урынбасары Әлфирә Вәлидова, районның үзәкләштерелгән китапханәләре директоры Айгөл Якупова, «Кызыл таң» гәзите редакторының урынбасары, югарыда әйтелгән китапның редакторы Резеда Нуртдинова, Рсай авыл биләмәсе хезмәткәре Светлана Ямалиева, 40 елга якын Рсай китапханәсендә китапханәче булып эшләгән сабакташы Зөләлә Рәхимҗанова, китапханәче Рүзилә Наҗарова, почта хезмәткәре Флизә Кәримова, укытучылар Физә Нуртдинова һәм Вәҗиһә Габдуллина, «Илһам» әдәби-музыкаль һәм «Балкыш» әдәби берләшмәләренең актив әгъзалары.

Бу күркәм чараның асыл бизәкләрен билгеләп үтәм: якташыбыз, Башкортостанның халык артисты, Заһир Исмәгыйлов исемендәге Уфа сәнгать институты профессоры Фирдус Шәрәфуллин, Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты, опера җырчысы, педагог, профессор Фәнәви Сәлихов, Мәгәфүр Хисмәтуллин исемендәге «Башкорт сандугачы» конкурсы лауреаты Илгиз Әхмәтшин, үзебезнең талантлы автор-башкаручыбыз, «Сәләт» дип исемләнгән Бөтенрусия телевизион халык иҗады фестивале лауреаты Эльмира Насыртдинова һәм халык күңеленә хуш килгән музыкантларыбыз Илдар Кәримов, Фәвәрис Әһлетдинов.

Якташыбыз Флүсә Нәбиева Рәзифкә багышлап шигырь дә язып өлгергән.

Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә, үткән белән бүгенгене барлап, киләчәккә планнар корып, яшәүчеләребез, эшләүчеләребез бар чагында, һичшиксез, авылларыбыз сакланып калыр, тормыш дәвам итәр, яңадан-яңа казанышлар яуланыр.

Рита СОЛТАНОВА. Базытамак авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас