

Һәр елдагыча, төзекләндерү эше кысаларында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган обелискка, “Наил чишмәсе” территориясенә ремонт ясалып, алар тәртипкә китерелә. Ел саен сабантуй мәйданы яңартыла, сәхнә, утыргычлар буяла. Территория чүп үләннәреннән арындырылып, халыкка ял итү өчен унайлыклар тудырыла. Юл буйлары – ә ул 9 чакрым – сезонга алты тапкыр чүп-чардан тазартыла, чүп үләннәре чабылып тора. Юл буе полосалары ел әйләнәсенә тәртиптә тотыла. Корыган, сынган агачлар киселеп, утынга янгын сүндерү депосына китерелә, чүпләр җыеп түгелә. Урам утлары даими ремонтлана, искеләре яңартыла. Юлларны эттерүтигезләү, чүп түгү мәйданчыкларын буяу, кардан тазарту һәм башка күп кенә эшләр башкарыла.
Ел саен язлы-көзле Хәтер көне үткәреп, зиратларыбызны корыган агачкуаклардан тазартып, чүп үләннәрен чабып торабыз. Шушы еллар эчендә зират өе тышланды, коймаларның бер өлеше профнастилга алмаштырылды. Фәнил Исламов, Дамир Кадраев, Руслан Кавиев, Әлтәф Вәлиханов зиратларны төзекләндерү, җыештыру эшләренә бик зур өлеш керттеләр.
Чүп-чар реформасы башлангач, өч контейнер мәйданчыгы җиһазландырылды.
Авыл биләмәсенең бюджеты чикле булу сәбәпле, күп кенә төзекләндерү мәсьәләләре инициативалы һәм битараф булмаган халык ярдәме белән хәл ителә. “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы авыл биләмәсендә бик күп күләмле эшләр башкару мөмкинлеге бирә. 9 ел дәвамында бу конкурста катнашып һәм җинеп, зур суммаларда акчалар таләп ителгән авыл проблемалары хәл ителә. Шушы вакыт эчендә зур эшләр башкарылды. Һәр елны “Бердәм Русия” партиясенең “Эшлекле гамәлләр” проекты кысаларында авыл өчен мөһим дип саналган объектлар реконструкцияләнә. 2022 елда шушы программа буенча яңа Төзүчеләр урамына суүткәргеч торба салынды. Узган ике елда беренче зиратның коймасы өлешчә алыштырылды.
2021 елдан Башкортстанда “Атайсал” проекты эшли башлады. Шушы авылда туып-үсеп, шушында яисә аннан читтә яшәүчеләр күңел кушуы буенча һәм мөмкинлекләреннән чыгып, кече ватанга агымдагы проблемаларны хәл итәргә булыша. Авылдашларыбыз бу проектта теләп катнаша. Узган ел Алмаз Шәмсегалиев, Фәрәһия Шәмсегалиева, Әлфия Сәфәрова “Наил чишмәсе”н төзекләндерделәр, авылдашлар чишмәнең тирә-ягын тәртипкә китереп, чәчәкләр утыртты. Ләйсән Николаева “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме оештырды. Алмаз Рәхимҗанов Корбан бәйрәменә ике сарык бирде.
Бүген Рсай авыл хакимияте 7 хезмәткәрне берләштерә. Авыл хакимияте коллективында белемле, эшлекле, кешелекле, үз вазыйфаларын яхшы үтәүче белгечләр эшли, алар биләмә халкы иминлеге хакына тырышып хезмәт сала.
Авыл хакимиятен 2001 елдан башлап үзенең тормыш тәҗрибәсе, кешелеклелек сыйфатлары, булдыклылыгы белән абруй казанган Рим Садыйков җитәкли. Авыл, халык турында кайгырту – хакимият башлыгының вазыйфасы кушуы буенча гына түгел, аның яшәү рәвешенә әйләнгән. Ул авылны матурлауга, төзекләндерүгә бар булмышын, тырышлыгын сала.
2014 елда авыл хакимияте “Башкортстан Республикасында иң яхшы муниципаль берәмлек һәм 2000гә кадәр кеше яшәгән иң яхшы авыл биләмәсе” номинациясендә беренче урынга лаек булды.
Рим Зәйтулла улының хезмәте 2015 елда – республика Башлыгының, 2019 елда Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары белән бәяләнде. Ул шулай ук озак еллар намуслы хезмәте һәм урындагы үзидарәне үстерүгә зур өлеш керткән өчен Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Ул җитәкләгән коллектив та бердәмлеге, тырышлыгы һәм тынгысызлыгы белән аерылып тора. Биләмәдәге бик күп эшләр шушы коллективка таянып башкарыла.
Эшләр идарәчесе Гөлзадә Галиева 2010 елдан башлап эшли. Халыкны кабул итү, белешмәләр бирү, документлар алып бару, нотариаль, хәрби комиссариат юнәлешендәге эшләр аңа йөкләтелгән. Гөлзадә Мәсхүд кызы һәрвакыт эшен җаваплылык, ихласлык, тырышлык һәм намус белән башкара.
2013 елдан башлап төрле эшләр башкаручы-хезмәтләндерүче вазыйфасын Дамир Кадраев били. Авыл халкын өзеклексез су белән тәэмин итү, урамнардагы утларның төзек булуы – Дамир Мөхәммәтҗан улының тынгысыз, тырыш хезмәте нәтиҗәсе.
Бүген коллективта яшьләр булуы да – бик күңелле күренеш. Йолдыз Хаҗиева – җир эшләре буенча белгеч. Яшь булуына карамастан, Йолдыз Зәфир кызы үз эшенә бик җаваплы карый.
хакимиятенең көндәлек эше дә халык белән тыгыз хезмәттәшлеккә бәйле. Авылларны төзекләндерү бурычын халык ярдәменнән башка хәл итеп булмый, җәмәгать фикерен дә һәрчак исәпкә алырга кирәк. Чөнки авыл биләмәсендәге яңалыкларның уңышлы булуы күп
Рәзиф ГАЛИЕВ. Рсай авылы.