

Бүген “Үзәк МТС” җәмгыятендә һәр тарафта чәмле хезмәт кайный.Бер тарафта дым каплатуны, тырмалауны башкарсалар, икенчесендә агрегатлар арышларны, кышкы бодайларны һәм күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыра башлады. Әлеге чараларда хуҗалыкның уңган механизаторлары Әнис Шәйхрәзиев, Булат Миңнуллин, Руслан Даутов, Алмаз Хаҗиев, Азамат Таҗетдинов, Илнур Газизов, Илсур Мөҗипов, Радмир Фаязов, Владик Исанов, Денис Гыйльметдинов өлгерлек күрсәтә. Басуларга ашламаны “КамАЗ” автомашинасында Миргаяз Имамов, Азамат Мәхмүтов ташый.
Быел 7253 гектар сөренте мәйданнарның 1270 гектарына бодайның Гранни, 366 га арпаның Прерия, Тевкеч, 229 га карабодайның Яшьлек, 50 га солының Стиплер, 261га борчакның Нарат сортлары чәчеләчәк.
Басуларда арпага нигез салынып, аны чәчүдә куәтле “RSM 2400” тракторына тагылган “FEAT AGRO ” чәчү копмлексында Азамат Таҗетдинов, Радмир Фаязов тырышлык сала.
- Шартлар тулы мөмкинчелек биргәч, эшләве дә рәхәт. Техникалар куәтле булгач, хезмәт җитештерүчәнлеге дә артканнан-арта. Иң мөһиме, һава шартлары уңай торсын, игеннәр мул булып үссен, уңыш сөендерсен, - дигән теләктә тора игенчеләр.
Җәмгыять уңганнары Лаяшты ындыр табагында орлык агулау белән мәшгуь. Эшчеләр Марис Мәгъданов, Гарифҗан Хәмзин, Сөләйман Әхмәтханов чараны сыйфатлы башкара. Ындыр табагы мөдире Мәгъфия Кәбирова эшне контрольдә тота.
Эш ике сменада оештырылып, механизаторларны, водительләрне көненә 2 тапкыр ашату каралган. Аларны поварлар Луиза Әхмәтгалиева белән Зинира Нуртдинова тәмле ашлары белән сыйлый.
Гомумән, басу эшләрен үз вакытында, сыйфатлы башкару өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Һава шартлары гына уңай торсын.
Лира ШАМИЛЕВА.